Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Анна Денисовна 90 яшен бәйрәм итте

Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе  Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде

Ләке авылында гомер кичерүче Ильина Анна Денисовнага 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе  Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде.  Изге теләкләрен  җиткереп, ул Анна апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның  Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Район социаль яклау  бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры  Гөлнара Хуҗина, Ләке авыл җирлеге  башлыгы  Лилия Шәрипова, авыл ветераннар советы рәисе Ольга Асанова, балалары, килене, кияве, оныклары да юбилярга сихәт гомер, кадер-хөрмәт, озак яшәвен теләделәр.

- Балалар янәшәсендә,  туганнар белән аралашып, дус-тату яшәү - олы бәхет, барыбыз да сәламәт булыйк, - диде Анна апа һәм ил-көннәргә тынычлык теләде.

Альбина Сабирова, Сарман хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев