Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Виктор Шадрин өчен 2023 ел өчләтә юбилейлар елы

Түбән Камадагы «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин киләсе елны зур уй-ниятләр белән көтә.

– 2022 елда минем алтынчы китабым чыкты. Ул  – Мамадыш районындагы "Берсут" җәнлек совхозының 90 еллыгына багышланган "Мягкое золото" Мамадышской земли" дигән китап. Казандагы нәшриятләрнең берсендә басылды.  Бу китабымда кыйммәтле мех җитештерә торган предприятие  генә түгел, андагы хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре яшәүче керәшен авылы Урманчы белән  Зверосовхоз поселогы  тарихына да зур урын бирелде. Монысы – керәшен темасына булган икенче китабым. Өченче ел Мамадыш районындагы, тамырларым шуннан булган авыл тарихы һәм бүгенгесе турында “Гасырлар кичкән Колышчы” дигән китап дөнья күргән иде.

Җәйнең яртысы Сабантуйларда, Питрау бәйрәмнәрендә көрәш ярышлары судьясы һәм комментатор буларак узды. Спортның милли көрәш төрен яктыртучы журналистларның республика конкурсында җиңүчеләрдән берсе булганымны да әйтим.

Ел хезмәт белән үтте, минем шикелле өлкән яшьтәге кешегә анысы да бик әһәмиятле. 

Якынлашып килгән 2023 ел минем өчен өчләтә юбилейлар елы булачак. Үземә 70 яшь тула. Армиядән кайтып, журналист булып эшли башлавыма – 50 ел. Сабантуйлар һәм Питрау җыеннарында көрәш комментаторы эшчәнлегемә 40 ел була.

Киләсе елда дөньялар тынычлансын, мобилизацияләнеп киткән ир-егетләр өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Короновирус шикелле пандемияләр куркынычы да янамасын. Иң зур теләкләрем – менә шулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев