Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Качманнар суын хәзер дә алып кайтабыз

Чистайдан Елизавета Цыганова үзләре үскән чактагы Качману бәйрәме турында сөйләде.

– Чистай районының Югары Кондрата авылында Качману – изге зур бәйрәм. Безнең якта бу бәйрәмне “Качманнар” дип атыйлар.

Элек әбиләр иртән пич ашлары пешерәләр иде: катлама, келчә, төрле-төрле пируклар. Пируклар кызыл чөгендер белән кушылган баланнан, кишердән, миләштән, мәктән пешерелә. Аларның тәмнәре хәзер дә тел очында тора әле. Әбиләр тәре каршына басып иманнар укыйлар, аннан соң инде тәм-том белән безне сыйлыйлар. 

Качманнарга каршы көнне, төштән соң, кояш баеганчы, әбиләр, иман әйтеп, ишекләргә, капкаларга, тәрәзәләргә, каралты-кураларга, мунчаларга кач сызып чыгалар. “Болай эшләгәндә начар көчләр – җеннәр йортка якын килә алмый”, –  дип әйтәләр иде.

Качману көнендә елгада бәке уялар. Бәке кач формасында уела. Шул бәкегә кач төшереп, суны аруландыралар. Шуннан соң кешеләр өйләренә ару су алып кайталар. Кайтканда суның өсте ачык булырга тиеш түгел, аны чиста тастымал белән каплап алып кайтырга кирәк. Бу суның шифасы бик зур. Ул еллар буе саклана. Авырган вакытта, балаларга күз тисә, кош-корт, йорт хайваннары авырса, мондый суның шифасы әйтеп бетергесез…

Үлем-китем булса да, гробны башта шушы изге су белән аруландыралар, аннан соң гына үлене салалар. Күмгәндә дә каберне башта шул суны сибеп аруландыралар. Аннан соң гына гробны төшерәләр.

Бәкедә үзенең җазыгын юарга теләгән һәр кеше су коенып чыга ала. Качманнарга кадәр нардуган йөриләр. Нардуганга чыгып йөрүчеләр дә шушы бәкедә чистарынып чыгарга тиешләр (бәкегә чумып чыгалар).

Без үзебез кач куеп чыгуны, качманнар суын алып кайтуны бүгенге көндә дә онытмыйбыз. Йолаларыбызны үтәп, бәйрәмнәребезне саклап яшибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев