Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоровның күпләргә билгеле булмаган тормыш сәхифәләре: Әфган вакыйгалары

Юбилей көнендә укучыларыбызга бөтен республикага билгеле җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Иван Егоровның тормышындагы билгесез эпизодлар турында сөйлибез

Ул да булса инде күпләрнең хәтереннән дә җуела баручы Әфган вакыйгалары. Иван Егоровның “афганец” икәнен яхшы белсәм дә, моңа кадәр бу турыда мәгълүматларым юк иде. Миңа Иван Михайловичның сугышчан командиры Анд­рей Дубовой белән танышу насыйп булды. Инде от­ставкадагы полковник Ан­дрей Андреевич Дубовой Мәскәүдә яши, үзе дә каләм тибрәтә, әфган сугышы турындагы хикәяләр авторы, “Әфган циклы” өчен генералиссимус А.В.Суворов исемендәге Бөтенроссия премия лауреаты. Әфганда ел ярым десант-штурм взводының командиры булып хезмәт итә. Үзенең кул астында булган десантчы Мамадыш егете, бүгенге көндә үзе республикабызда "Әфганчылар" оешмасын җитәкләүче, "Ак Барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоровны сугышта гомерен саклап калган дусты, дип саный. Бу турыда Андрей Андреевич тыныч кына сөйли алмый.

Әфганда ел ярым десант-штурм взводының командиры булып хезмәт итә. Үзенең кул астында булган десантчы Мамадыш егете, бүгенге көндә үзе республикабызда "Әфганчылар" оешмасын җитәкләүче, "Ак Барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоровны сугышта гомерен саклап калган дусты, дип саный. Бу турыда Андрей Андреевич тыныч кына сөйли алмый.

Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/utly-syzykta

“1981 елның яз башын­да мин разведка-десант ротасының десант-штурм взводын кабул итеп алдым, –  дип сөйләп китте ул. – Взвод командиры урынбасары сержант Иван Егоров иде. Югары класслы разведчик, яраланган, үзе инде Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Ул миңа эшемдә булышып кына калмады, дөрес итеп разведка ясарга, сугышта югалып калмаска, кешеләр белән җитәкчелек итәргә дә өйрәтте. Безнең бер­беребезгә ышануга һәм бер­беребезне хөрмәт итүгә ко­рылган эчкерсез дуслыгыбыз калган разведчикларның да өйләренә исән-имин әйләнеп кайтырларына ышаныч тудыра иде. Иван­га теләсә нинди мәсьәләне бигрәк тә, личный состав сайлауны, операциягә әзерлекне ышанып тапшырырга яраганын мин беренче очрашуда ук аңладым. Сугышка кергәндә бер дә югалып калмас, һәрчак төгәл, игътибарлы булыр. Засадалар оештыру оста­сы, кыска бәрелешләрне яхшы алып бара, килеп туган мәсьәләне тиз төгәл итеп чишә белә. Иван демобилизацияләнгәч, миңа, дөресен әйтергә кирәк, кыен булды. Хәтта бу очракта да, ул үзенә яхшы алмаш әзерләп китте – сержант Геннадий Уколовның кандидатурасын сайлап ялгышмады. Бар кылган эшләре өчен дә мин аңа бик рәхмәтле”.

“Мине армиягә озаткан­да, әби, тиешле җоласына китереп, кызыл материянең бер почмагын кисеп бирде. Мин аны комсомол билеты эчендә сакладым. Билетым ике ел буе гимнастерканың түш кесәсендә, йөрәк турысында йөрде. Әбинең шул саклавычы миңа ниндидер ышаныч бирә иде. Ике тап­кыр яралансам да, Ходай саклады. Әйләнеп кайткач, саклавычымны кире әбигә тапшырдым...”, – дип искә ала Иван Михайлович үзе.

Әфган аңа нәрсә биргән соң? Рухым белән дә, тәнем белән дә ныгып кайттым, ди ул. Сугыш төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кем­дер куркып калып, үзен-үзе харап итә, ә кемдер, үзе өчен дә, иптәшләре өчен дә җаваплылык алып, алга чыга, әйдәп бара... Үз авыртуларына тешен кы­сып, сыкрамыйча, яралы иптәшләрен юата...

Җәмәгать эшчәнлеге белән мин, җитәкчелек эшендә тәҗрибә тупла­гач, кешеләргә нәрсәдер бирергә административ һәм рухи мөмкинлекләрем барлыгын аңлагач кына шөгыльләнә башладым, ди ул. Мин бөтен җаным-тәнем белән әфган вете­раннары өчен көям, спорт яратам. Ә керәшенлек ул минем күңелемдә, тормыш рәвешемдә, фикерләвемдә, һәм мин керәшен тормышын­нан читтә кала алмыйм.

Тагын укыгыз: Андрей Дубовойның "Утлы сызыкта" дигән хикәясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев