Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Новости

Утлы сызыкта

Берничә ел элек миңа “әфганчы” Андрей Дубовой белән танышу бәхете тиде. Андрей Андреевич – тарих фәннәре кандидаты, шагыйрь, язучы, публицист.

 "Әфган хикәяләре" циклы өчен генералисимус Суворов исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясенә лаек. Әфганда ел ярым десант-штурм взводының командиры булып хезмәт итә. Үзенең кул астында булган десантчы Мамадыш егете, бүгенге көндә үзе республикабызда "Әфганчылар" оешмасын җитәкләүче, "Ак Барс" Холдинг компаниясенең генераль директоры Иван Егоровны сугышта гомерен саклап калган дусты, дип саный. Бу турыда Андрей Андреевич тыныч кына сөйли алмый. Шуңа күрә, ул миңа үзенең атаклы “Әфган хикәяләре” сериясеннән “На огненной линии” (“Утлы сызыкта”) хикәясен тәкъдим итте. Әлеге хикәянең татарчага тәрҗемә ителгән өзеген бирәбез.

 

Утлы сызыкта 

(Шул исемдәге хикәядән өзек)

Биредә җир ташлы, ят. Җиле дә ят, усал, яндырып ала, күзгә ком сибеп, яшь чыгара, кыялы урыннарда ямьсез итеп улый. Кояшы да усал, миһербансыз, десант комбинезоннарын агарганчы яндыра, аркада тозлы эзләр калдыра. Чуендай каралган, ысланган йөзләрдә бары ыржайган ак тешләр гена ялтырый. Һава да кояш астында кызган, калтырап, чеңгелдәп тора, селкенми. Бары юл өстенда эленеп торган ике вертолет кына сугыш барганы турында сөйли. Әйе, монда сугыш, тирле, яшьле, канлы-хәсрәтле сугыш бара...

Взвод командиры Андрей Дубовой

Әфганстан... Нинди усал язмыш ташлады синен таулыкларыңа безнең әле ата да белмәгән, беркатлы, эчкерсез егетләребезне. Ул ниткән бурыч, без бит беркемнән бернәрсә алмадык, ә хәзер ниндидер хөкем буенча, дөньядагы иң кадерле нәрсәне - узебезнең гомерләребезне бирергә тиеш? Яшь, сәламәт, әле егерме яшьләрен дә тутырмаган, дөньяның рәхәтен курергә өлгермәгән егетләребезнең гомерен...

...Махмудраки кышлагындагы блокпост каты утка тотылганнан соң, анда калып, зур югалтулар кичергән парашют десант ротасын камалыштан чыгарырга кирәк иде. Бу операциядә укчылар дивизиясенең разведбатальонын һәм парашют-десант полкының көчләрен берләштерергә карар кылынды. Баграмнан чыкканда ук очраган ябык дуканнар һәм колонна башындагы танк астыннан саперлар табып алган Италия пластик минасы сугышның авыр булачагы, егетләребезне көрәшсез генә коткарып булмаячагы турында искәртә иде. Ә безгә ашыгырга кирәк - десантчыларның берничәсе үлгән, яралылары да байтак...

Беренче пулялар ташларга бәрелеп сикерде, кыяларга тиеп зыңлады, кызган һаваны сызгырган авазлар белән тутырды. Миһербансыз кояш күзләрне чагылдырды, тәнне яндырды, автоматларны кыздырды, Горбанд елгасы өстендә ялтырап уйнады. Курку бетте. Тәннәрдә бары инстинкт кына калды. Ул кулларны, аякларны йөртте, тәнне бөгелдерде, сусаудан аңкауга ябышып авызга сыймый башлаган тел белән команда сүзләре бирдертте. Минем артта гына, бөтен группа яраткан гимнаст, шаян егет Толик Тищенко ухылдап чүгәләде, бөгелеп төште, ике метр биеклектән салмак кына ава башлады. Чишелгән мабутасыннан тельняшка чите күренеп торган җирдән, фонтандай тибеп, кып-кызыл кан ургый иде. «Большой Билл» кушаматлы сержант Сергей Белов, безне каплап, алга ыргылды да, уң як иңенә тигән кургаш порциясеннән әйләнеп китеп, чалкан барып төште.

Тищенко узенең нечкә, агарган бармаклары белән авырттырып кулны кысты. Аның ачык, бераз гына алга чыгып торган күзләре шунда ук тонык элпә белән капландылар...

Толик ерак Прилуки шәһәреннән иде. Кайдадыр, бу каргалган Саяд белән Чаррикар артында, ерак Союзда, аның әнисенең йөрәге чәнчеп куйгандыр. Ул әле берни белми, шулай да, аның күңеле сизәдер, бу коточкыч хәбәр Украинага килеп җиткәнче, йокысыз төннәр үткәрергә язгандыр...

Серега Белов, узенең яраланганын да онытып, сугыш шаукымыннанмы, әллә авырту шогыннанмы, аңламыйча, безне ут белән капларга маташты. Автоматын сул кулына тотып, нәрсәдер кычкырды, елганың аргы ягындагы ташларга таба ут сипте, сүгенә-сүгенә, магазиннарын алыштырды, кызган кыяларга һаман кургаш яудырды.

Шул мәлдә мин аларны күреп алдым - ике кара чалмалы, таштан-ташка сикерә-сикерә, безне группадан аерып, артка чигәр юлыбызны кисеп маташалар...

Бу әле сугышның башы гына иде. Эссе һава шартлады. Горбанд яры пулялар сызгыруы, карабиннар тыкылдавы, автомат тырылдавы белән тулды.

Алдан килүче танк, минага эләгеп имгәнсә дә, һаман бара, дуваллар артында яшеренгән мөҗәһитләр ягына прицел белән снаряд артыннан снаряд җибәрә, безнең группаларга юл ачып, утка тота. Өстән, таудан, тәгәрәгән ташлар белән бергә, утны үзләренә юнәлтеп, замком взвода Иван Егоровның дозоры «сибелде». Ул нык бәдәнле Казан егете, бер дигән стрелок, ике орденга лаек булган сугышчы. Менә инде беренче чалма, кулларын селтәп, барып төште. Икенчесе дә ташлар арасыннан озак йөгерә алмады...

Командир урынбасары Иван Егоров

...Алмашка килүчеләрнең барысын да безнең дивизиядә иң беренче булып политотдел башлыгы полковник Серебров каршы ала. Һәрберебезгә дә ул нинди дә булса юату сүзләре табарга, күңел күтәренкелеге бирергә тырыша иде. Күпме еллар узса да, аның белән булган беренче очрашуым һаман истә. Ул миңа икмәк турында парча сөйләде. Кемгәдер Ходай ипине май ягып бирә, кемгәдер кибән башын сындырып тоттыра. Ә сиңа килә дә, астыртын гына елмаеп сорый: «Син разведчикмы әле?» Шул сузләре белән, сиңа катып беткән арыш сохарие тоттыра. Син, яшь аралаш, тешләреңне сындыра-сындыра, шул сохарины кимерәсең, үзең уйлыйсың: «Нәрсәгә соң миңа бу кадәр михнәт?..»

Русчадан Л.Белоусова тәрҗемәсе.

Фотолар  А. Дубовой архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев