Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җитмеш яше уңаеннан зурладылар

Чистай районының Югары Кондрата авылында яшәүче Нина Чалмаеваны 70 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.

24 майда Чистай районы аппараты җитәкчесе Равил Мәсхутов җитәкчелегендәге делегация карендәшебез Нина Кузьминичнаның өенә барып, аны гомер бәйрәме уңаеннан котлады. Юбилярга чәчәк бәйләмнәре, туган як табигате сурәтләнгән картина бүләк иттеләр.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм, шулай ук, үз исеменнән котлап, Равил Рафаилович юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. 

Мул бәйрәм табынына җыелышкан туганнары, авылдашлары да чын күңелдән чыккан теләкләрен җиткерделәр. Ә аларның иң зуры — Нина Кузьминичнаның бүгенге көндә Ватан кушкан бурычны үтәүче улларының дүртесенең дә әниләре янына исән-сау әйләнеп кайтуы.

Бар гомере авыр эштә — терлекчелектә үткән олы йөрәкле, сабырларның да сабыры Нина Кузьминичнаның өч улы — Дамир, Артем һәм Марсның, чын ир-егетләр профессиясен сайлаулары турында элегрәк язган идек инде. 

Казандагы улы Дамир (1980 елгы) узган ел махсус хәрби операциягә киткән. Аннан алты яшькә кече энесе Марс та үткән елның маенда контракт төзегән. Ә аларның Севастопольдәге бертуганнары — Хәрби-диңгез флоты морягы Артем (1983 елгы), контракт буенча, 2014 елдан бирле хәрби хезмәттә. Нина Кузьминичнаның Казандагы улы Гена да, үзенең бертуган дәдәйләре шикелле үк, махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүне өстенрәк күргән. Ул да алар сафына кушылган.

Нина Кузьмиичнага киләсе туган көнендә дүрт улының уртасында утырырга язсын... Ил-көннәр — имин, күкләребез — аяз, ә аналарның йөрәге үз уллары-кызлары өчен һәрчак тыныч булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев