Республикабызның туган телдә белем һәм тәрбия бирүче укытучылары арасында Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар бәйгесе икенче ел рәттән уздырыла.
Татарстан Президенты карамагындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган бәйге нәтиҗәсендә, 100 укытучы 50 шәр мең сум күләмендәге грантка ия булды.
Алар арасында Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы укытучысы Римма Васильева да бар. Туган телләрендә укытучы педагоглар откан грант акчасы Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга тотылачак.
Нет комментариев