Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкинның ансамбльләре юбилейларын үткәрделәр

"Бигәш"нең – 80, "Бигәшкәй"нең 40 еллык юбилее булды

3 ноябрь көнне Менделеевск районының Иске Гришкин авылында "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбльләренең юбилей кичәсе булды. 
 
"Бигәш"нең – 80, "Бигәшкәйнең 40 еллык юбилейлары белән котларга дип, Менделеевск районы җитәкчесе Радмир Беляев, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитет җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан мәдәният министрлыгының традицион фольклорны туплау үзәгенең Стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова һәм Удмуртиянең Грахов районыннан карендәшләр килгәннәр иде. 
 
Район җитәкчесе Радмир Беляев: "Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, җитәкчеләргә, коллективларны булдыруга һәм үстерүгә катнашы булган һәркемгә тирән рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм", - дип сөйләде һәм ансамбльгә яңа холодильник алу өчен сертификат бүләк итте. 
"Сезнең авылдашларыгыз иң авыр елларның берсендә, 1941 елда ансамбль төзегәннәр. Бу батырлык, традицияләрегезгә тугрылык. Сез үзегезнең мәдәниятне саклап яшисез. Мин сезнең белән горурланам", - дип сөйләде Константин Яковлев. Ул Халыклар ассамблеясы һәм аның җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән юбилей белән котлап, "Бигәш" ансамбленә Рәхмәт хаты һәм 10 000 сумга сертификат бирде. 
"Бәрмәнчек" ансамбле 2009 елда Иске Гришкин авылына экспедициягә килгән. Анда алар җырларны, биюләрне яздырганнар, костюмнарны караганнар. Әлеге экспедициядә җыелган материал "Бәрмәнчек"нең беренче репертуарына кергән. Бу турыда Эльмира Кашапова сөйләде. "Традицияләр яшәгәндә, алар буыннан-буынга тапшырылганда милли мәдәният яшәячәк", - дип тә сөйләде ул. "Бәрмәнчек" ансамбле "Бигәш"кә думбра һәм иҗади номер бүләк итте. 
Кичәдә Татарстанның халык артисты Виталий Агапов та катнашты. Ул да юбилейга буш кул белән килмәгән иде. Виталий Агапов ансамбльгә чәй сервизы, акчалата бүләк тапшырды һәм үзенең җырларын башкарды. 
 
"Питрау" республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә "Бигәш" ансамбленә костюмнар тектерү өчен 500 мең сумлык сертификат тапшырылган иде. Юбилей кичәсендә ансамбль яңа тектерелгән костюмнардан чыгыш ясады. 
Кичәдә "Бигәш", "Бигәшкәй" һәм Менделеевскның башка керәшен ансамбльләре катнашты.

Фото: Менделеевск районының рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X