Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элҗен (хикәя)

Әбием дини китаплар күп укый.

Укыганнарын безгә дә сөйли:

- Христос Алла улыга кадәр җир йөзендә мең елга якын изге Илья пәйгамбәр яшәгән. Дөрес яшәмәгән начар күңелле кешеләргә җәза киләсен дә аңлаткан ул. Җәйнең кызуында яңгырлар яумый торса да, Илья пәйгамбәргә багышлап, иман укыганнар. Шуннан соң яңгырлар да ява, уңыш та күп була икән. Икенче август көнне Илья пәйгамбәр күккә ашкан. Ул көн Элҗен көн дип атала. Бу - зур бәйрәм. Илья пәйгамбәр бик көчле. Ул, ут чәчеп торган атларын җигеп, утлы камчылары белән болытларны камчылап йөри. Шуңа да яшен яшьни, күк күкри. Яңгырларны да ул яудыра.

Минем иң курыкканым да - яшен. Еракта кара болытлар, ут камчылары күренүгә, тизрәк өйгә элдерәм.

- Элҗен көнне яңгыр яуганны яратмыйлар. Сынамышлар буенча Элҗен көнне яңгыр яуса, илле көн явар, - ди әбием.

Чынлап та, бу бит - игеннәр өлгергән чор. Көчле яңгырлар игенне юк итәргә мөмкин. Элҗен җәйне тәмамлый, диләр халыкта. Көннәр дә ике сәгатькә кыскара икән. Әйе, озакламый җәй белән саубуллашыр көннәр дә җитә.

Зинаида Захарова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев