Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Егетләргә гуманитар ярдәм илтеп тапшырдылар

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм һәм УАЗ автомобиле илтте.

Алар юлга якташлары, эшмәкәрләр  Владимир Харитонов һәм Вадим Морозов (Питрәч егете) бергәләп кузгалдылар. Бу сәфәргә аларны авылдашлары, җирлек халкы озатып калды. Авыл мәктәбе укучылары махсус операциядә катнашучы якташ дәдәйләренә хатлар да язып биреп җибәрделәр.

Питрәч районыннан мобилизацияләнеп киткән егетләрнең өчесе – Керәшен Сәрдәсеннән.

Авыл халкы гуманитар ярдәмне тулысынча үзе җыйса, УАЗ автомобиле авылдашлары Владимир Харитонов инициативасы белән сатып алынган. Җирле эшмәкәрләр белән беррәттән, “Ак барс” кошчылык комплексы җитәкчелеге спонсорлык ярдәме күрсәткән.

УАЗ автомобиле хәзерге вакытта Белгород өлкәсенең Ровеньки поселогында булган якташларга тапшырылды.

Җирлек башлыгы Николай Васильевич УАЗ автомбиле алудагы зур ярдәме өчен, Иван Михайлович Егоровка җирлек халкы исеменнән рәхмәт җиткерүебезне үтенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев