Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Демьян Барсуков: “Илне якларга барам, җылама”

Тормышта ир-атларның барысы өчен дә уртак булган бер бурыч бар, ул – туган җиреңне, туган илеңне саклау.

Өченче барулары

Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче Римма Барсукованың улы Демьян (әнисе дә, калганнар да аңа Дима дип эндәшә) – бу авыл җирлегеннән махсус хәрби операциядә катнашучы бердәнбер егет. Әле шушы көннәрдә генә Әхмәт халкы, инде өченче мәртәбә, гуманитар ярдәм әзерләде. Аны Биш авылы егете Радик үз машинасында илтә, бу юлы ул Ватан сакчысы көне булган 23 февральгә чамалап юлга кузгалган.

Римма Николаевна әйтүенчә, тушенка, консерв, сало, кофе кебек кибеттә булган ашамлыктан алып, кием, көнкүреш кирәк-ярагы – барысын да халык әзерләшкән. Әхмәт клубына җыелып, токмач кискәннәр. Әхмәттәге керәшене, татары, мишәре – барысы да гуманитар ярдәмне Барсуковлар өенә китергәннәр. Риммага шалтыратканда, җибәрәсе әйберләрне әзерләп яткан чагы иде.

Шулай да, Демьян турында сөйләргә вакыт тапты.

– Авылдашлар күпме әйбер әзерләде?! Үзләре дә исән-сау эшләсеннәр, Ходай үзләренә күп итеп булышсын, – дип, сүзен әхмәтлеләргә рәхмәттән башлады Римма. – Безнең Дима Свердловск ягында, эчке гаскәрләрдә ел ярым хезмәт итте. Контракт буенча Таҗикстанда да хезмәт итеп кайтты. Чаллыда төзелештә ташчы булып эшли иде ул. 25 сентябрьдә авыл җирлеге җитәкчесе килде. Мунча көйрәтеп ята идем. Повестканы алып калмыйм, үзенә бирерсез, дигәч, телефонга төшереп җибәрергә куштылар. Дима икенче көнне үк военкоматка барган. “Мама, 30ында җибәрәләр, – дип шалтыратты. – Илне якларга барам, җылама”.

Иманнар ныклык бирсен

Демьянның энесе Николай да, сеңелесе Алина да Чаллыда яшиләр. Коля төзелештә сварщик булып эшли. Әтиләре Михаилның вафат булганына – 11 ел. Әниләре Римма да авыр операция кичергән, хәзер өйдә генә. Ул яшь чагында Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган. Клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, олы улы Дима әле бәләкәй чакта, яраткан эшеннән китеп, фермага кергән һәм 30 ел сыер сауган.

Мобилизация буенча алынган Демьяннар “Казан-Экспо”да булганнар. Шунда чакта Римманың Әлкидәге сеңелесе Эльмира үзләренә алып кайткан. Кундырып, мунчалар кертеп китергәннәр. Казаннан озатырга, әнисе, туганнары һәм үз гаиләсе килгән. Хәрби киемнең бөтенесен дә хатыны Алсу алдан ук алган булган. Әхмәт халкы бик нык булышкан – керәшен ягы да, татар ягындагылар да акча җыеп биргәннәр.

– Барысының да киемнәре бер төсле, ерактан тиз генә танырлык та түгел. Артурыбыз: “Папа, ты где? Я здесь”, – дип кулын болгый-болгый кычкырды. Коеп торган яңгыр астында концерт та күрсәттеләр. Юешләнеп беттек, аларның да өс киемнәре лычма иде. Саубуллашырга вакыт бирделәр. Дима килеп, Артурны күтәреп алды. Аңа озакламый 7 яшь тула инде. Стройга тезеп ашарга алып киттеләр. Бик күп автобуслар килеп туктады. Алар янына тартмалар өеп куйдылар — биреп җибәрергә әзерләгәннәр. Ашап чыккач, улларыбызны күрсәтмәделәр дә, утыртып алып киттеләр... Барып җиткәч, әзерлек үткәннәр. Ә үзенең туган көнендә хәрби операциягә үк алып киткәннәр. Анда баргач, өч ай миңа шалтыратмады, киленгә: “Мама җылый ул”, – дигән. Тавышын ишетәсем килә дигәч кенә хәбәр бирде: “Мама, кайгырып ятма, мин исән-сау. Тамак тук, ач ятмыйм, киемнәр дә бар”. Әле өченче көн дә сөйләштек. “Ун көн булмыйбыз, анда телефон тотмый, шалтыратмам, борчылмагыз”, – диде. Андый көннәрдә үз-үземә урын таба алмыйм. Иманнар да укыйм, Федоттагы чиркәүгә дә барам. Соңыннан тавышын ишеткәч кенә тынычланам. Радик белән, моннан алдагысында, улымның классташы Динар да барган иде. Демьяннарга ара ерак булган, телефоннан сөйләшкәннәр. “Аяк асты катыргач, әйберләрне килеп алырбыз”, – дип әйткән булган Демьян. Монысында да улым 27се генә үз урынына кайта, әйберләре көтеп торыр, – дип ныклы ышаныч белән әйтте Римма Николаевна.

Туган якта онытмыйлар

Әхмәт халкы гуманитар ярдәмне үз авыл җирлекләреннән мобилизацияләнгән 34 яшьлек Демьян өчен дип җыйса да, махсус хәрби хезмәттәге бу керәшен егетенең иңгә-иң торучы иптәшләрен дә күздә тотулары. Шуңа да, 23 февраль бәйрәменә туры китереп илтелә торган продукт һәм башка кирәк-яракны бу юлы тагын да күбрәк, тагын да тырышыбрак әзерләгәннәр. Ватандашлар ярдәме, туган яктан килгән күчтәнәч андагы егетләребезгә рухи ныклык та бирсен инде.

Гуманитар ярдәм җыюда катнашырга беркемне дә мәҗбүр итеп булмый, ул – һәркемнең намус эше һәм шул ук вакытта кешелеклелек дәрәҗәсен ачык күрсәтә торган чара. Бу яктан, Ташкирмән керәшеннәре дә, Әхмәт халкы да, салкын битарафлык саклап читтән генә карап тормыйча, барысы да үз мөмкинлегеннән чыгып, кулыннан килгән кадәренчә булыша. Хәзерге хәлгә бәя бирү – безнең эш түгел, ә махсус хәрби операциядәгеләр – үз егетләребез: кемнәрнеңдер әтисе, ире, баласы, туганы, күршесе, авылдашы. Авыр шартларда аларга үзләрен туган якта онытмауларын белеп тору бик тә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев