Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда керәшеннәр өчен иман йорты ачылды - фото, видео

Бүген, 27 ноябрь көнне, Чистай шәһәрендә керәшеннәр өчен иман йорты ачылды. Ул Казандагы өч Изге әтейләр Гурий, Варсонофий һәм Герман исемнәренә аталды

Бәйрәм литургиясен керәшеннәрнең духовная миссия җитәкчесе Димитрий Сизов алып барды. Алексеевск благочиниесының Благочинные протоиерей Павел Чурашов, Чистай керәшен приходы священнигы отец Валерий Кузьмин, Мамадыш благочиниесының Благочинные Владимир Иванов, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов, Түбән Кама шәһәренең Воскресения Христова храмы священнигы Александр Колчерин, Яңа Чишмә Благочинные протоиерей  Пётр Ярушкин келәүне алып барыштылар.

Бәйрәм келәвенә Чистайның үзеннән һәм тирә-як керәшен авылларыннан карендәшләр җыелды. Чарада Казан шәһәреннән Республика керәшен иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, район администрациясе һәм керәшен оешмасы вәкилләре, кунаклар катнашты. Бәйрәмгә чаң тавышлары тагын да ямь өстәде. Бүген чистайлыларның күңеле кояштай балкый. Иман йорты ачылу, чыннан да алар өчен зур бәйрәм икәне күренә.

Ике сәгать барган келәүдән соң, иман йортын җиткерүдә ярдәм күрсәткәннәргә Тау итү җазулары тапшырылды. Ярдәм кулы сузучыларның күп булуы, аеруча куанычлы булды. Аннан соң, чиркәү ишегалдында күккә ак күгәрченнәр очырдылар. Киләчәктә әлеге күгәрченнәр Чистай халкына, керәшеннәренә бары тик ару хәбәрләр генә җиткерсен иде.

Чара бәйрәм трапезасы белән дәвам итте. Анда Чистай шәһәреннән “Багалмам” һәм Бахта авылыннан “Карендәш” фольклор ансамбльләре священникларга, прихожаннарга һәм кунакларга бәйрәм концерты күрсәтте.

Иман йорты ачылу тантанасыннан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез. Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев