Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистайда керәшен айлыгы тәмамлынды

Айлыкка "Бәрмәнчек" ансамбленең яңа тамашасы йомгак ясады

Кичә, 28 февраль көнне, Чистай районында керәшен айлыгына йомгак ясалды. Айлык "Бәрмәнчек" ансамбленең "Гөргөри кияүләре+" спектакле белән тәмамланды.
Февраль Чистай районында керәшен культурасына багышланды. Айлык кысаларында  Чистай шәһәре, Бахта, Актау, Югары Кондрата, Чуаш Ялтаны, Ишәле, Тат. Сарсаз, Иске Роман, Татар Талкышы,Чистай Выселкасы, Кубасс, Кызыл Ялан, Каргалы, Данауровка, Гаделша һәм башка авылларда керәшен фольклоры, көнкүреше һәм тарихы белән таныштыра торган 130 кичә узды.  

Йомгаклау кичәсе 28 февраль көнне Чистай  шәһәренең "Восток" мәдәни ял итү үзәгендә узды. Спектакль башланыр алдыннан тамашачылар күргәзмәләр карады, мастер классларда катнашты һәм "Багалмам", "Карендәшләр" ансамбльләренең чыгышларын тыңлады. Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Ефимов район башлыгы Дмитрий Иванов һәм үз исеменнән катнашучыларны керәшен мәдәнияте бәйрәме белән котлады.  Активистларга Чистай муниципаль районы һәм Чистай җирле керәшен оешмасы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Соңыннан чистайлылар "Бәрмәнчек" ансамбленең яңа тамашасы "Гөргөри кияүләре +" спектакле белән танышты.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев