Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек"ләрнең концертында атмосфера башка

31 нче августа Сарман районы Петровский Завод авылы мәдәният йортында “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле концерты булды

Югары Баграж авылы Сарман районы чикләренә терәлеп торганга, Петровка Заводы авылы әллә ни ерак түгел, бары 12 чакрым гына, туры асфальт юлдан 8-10 минутлык юл. Ял көненә Чаллыдан авылга кайткач, рәхәтләнеп ял итеп концерт карап кайтуы әллә ни авыр булмады, дип хәбәр итә  Чаллыдан Михаил Тукранов. “Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле чыгышларын күп мәртәбәләр күрергә туры килсә дә, концертларына гел барасы килеп тора. Ни өчен дигәндә, беренчедән - үзебезнекеләр, икенчедән - яшь, көчле энергияле коллектив. Концерт номерлары бер-берсенә бәйләнеп, күп тавышлы җырлар, дәртле биюләр белән алышынып бара. Репертуарларына керәшен, татар, рус җырлары, биюләре кертелгән. Ансамбль профессионал артистлар белән тупланган. "Бәрмәнчек"ләрнең концертында атмосфера башка.
“Бәрмәнчек” Дәүләт фольклор ансамбле Бөтенроссия “Интерфолк” конкурсында һәм халык-ара “Алтын мәйдан” конкурсларында лауреат исеменә лаек булган, халык-ара “Дунай фест” (Босния - Герцеговена) һәм “Боекчекмедже” (Турция) конкурсларында дипломант дәрәҗәсен алган коллектив. Концерт күңелле узды, истәлеккә фотолар карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев