Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов белән очраштылар

Ветеран яшьләргә үзенең хәрби хезмәте, сугышта күргән авырлыклары турында сөйләде

22 апрель көнне республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, аның урынбасары Аида Сахарова, активистлар - Лиана Самойлова, Мария Ермолаева һәм Милена Новикова Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Козлов белән күрешергә бардылар. Михаил Козлов 1927 елда Питрәч районының Нырсуар авылында туган. Аңа махсус программа буенча Питрәчтә сугыш ветераны буларак квартира биргәннәр. Бүгенге көндә ул шушы квартирада гомер итә.

Ветеран яшьләрне ачык йөз белән каршы алды. Михаил Васильевич аларга үзенең хәрби хезмәте, сугышта күргән авырлыклары турында сөйләде.

1944 елда унынчы классны тәмамларга да өлгермәгән егет армиягә китәргә дигән повестка ала. Аны һава-десант гаскәрләренә билгелиләр. Сугышка әзерли башлыйлар. Бераз хезмәт иткәннән соң кече сержант званиесе бирәләр. Туган ягына 1951 елда демобилизация биргәч кенә кайта.

Унынчы классны тәмамлый, аттестат ала. Мәктәпне бетергәч физкультура дәресләре укыта башлый. Соңыннан югары белем алып, авылында химия, биология укыта башлый. Армиядә немец телен өйрәнеп кайткан була. Шуңа күрә мәктәптә аңа немец теле дәресләрен дә тапшыралар. Мәктәптә 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

"Бәрәкәт" бүлеге яшьләре ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырып, ныклы сәламәтлек теләделәр. Михаил Козлов яшьләргә рәхмәтен белдерде, лаеклы һәм намус белән тормыш итәргә; сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.

Тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев