Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бондюг керәшеннәре Җәкәү җортын гөрләтте

Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Менделеевск районы керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсе булды

Бондюг керәшеннәре февраль дәвамында үзләренең тарихы, хәзерге тормышы, җыру һәм бию үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Җәкәү җортында ай буе Бондюг керәшеннәренең көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган экспонатлардан тупланган күргәзмә эшләде. Интернет киңлекләрен якын итүчеләр ул як керәшеннәренең мәдәнияте белән онлайн рәвештә дә таныштылар.

Сүз уңаеннан, Менделеевск керәшеннәре айлыгын мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә 5 мең 100дән артык кеше караган. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусованың  кичә азагында  шул хакта әйтүен тамашачы да, Бондюг ягыннан килгән артистлар да көчле алкышларга күмделәр. Бу әле бары тик мәдәни үзәкнең үз аккаунтына гына кагылышлы мәгълүмат.

Кичәне Менделеевск районы ансамбльләре үзләренең көй һәм җырулары белән ямьләделәр. Алар – Иске Гришкин авылының 80 елдан артык тарихка ия “Бигәш” ансамбле, оешуына 40 елдан артып киткән “Бигәшкәй” балалар коллективы, Бөрешле авылыннан – “Ак чишмә”, Монайдан – “Миләшкәем”, Сәйтәктән – “Карендәшләр” һәм Менделеевскиның үзеннән “Туганайлар” ансамбльләре.

Матур традиция буенча, мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевка, район администрациясенең айлыкны оештыруда күп көч куйган вәкилләренә, ансамбльләргә һәм аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кичә азагында Балык Бистәсе ягы керәшеннәренең март аенда айлыклары оештырылачагы тантаналы рәвештә игълан ителде.

Тулырак “Туганайлар” газетасының киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев