Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бишавыл мәдәният йорты яңа сулыш ала

Зәй районы Бишавыл (Түбән Биш) авылы төзекләнә бара. Республика программасы буенча узган ел әлеге авыл җирлегенең административ бинасы яңартылган иде, агымдагы елда аның мәдәният йортында республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Аны Алабуганың “Самур” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте алып бара

Мәдәният йорты шактый тузып, искерде: андагы салкынлык, яктылык җитмәүдән биредә хезмәт куючылар зарлана иде. Биредә китапханә, почта һәм телефон элемтә бүлекләре дә урын алган. Моннан дистә елдан артык элек әлеге бинаның түбәсе яңартылып,  газ системасы алыштырылган. Ә менә тулысынча капиталь төзекләндерү юк иде. Түбән Биш заманында миллионер “Тукай” исемендәге колхоз булып, биредә районда беренчеләрдән  зур мәдәният йорты сафка баскан иде. Андагы төзекләндерү эшләрен авыл халкы сөенеп каршы алды.

Ремонт эшләре биредә 1 июньдә башланды.   Аның тышы җылытылып тышланды. Эчендә демонтаж ясалып, аның су, җылылык, электр системалары, ишек-тәрәзәләр заманчага  алыштырыла. Бүлмәләр, тамаша залы, бинаның керү өлеше, фоеесында сылау-буяу эшләре бара. “Уңайлы мохит”  программасы буенча туалет булачак.  

Шул рәвешле биредә тулы куәттә зур төзекләндерү эшләре бара. Ремонт эшләре ноябрь аеның беренче ункөнлегендә  тәмамланыр дип көтелә.

Түбән Биш мәдәният йортында үз эшенең осталары булган иҗади коллектив эшли. Алар халыкны мәдәни учакка тарту, талантлыларны барлау өчен эшнең төрле алымнарын куллана. Үз чиратында җирлек халкы да актив. Элек-электән түбәнбишлеләр районкүләм чараларның йөзек кашы булды.

-Иң актив өлкәннәребезне быел изге урын Болгарга сәяхәт кылдырдык, - ди җирлек башлыгы Дамир Насретдинов.

Тиздән яңартылган мәдәният йортында яңа иҗат сезонын ачып, авыл чаралардан гөр килеп торачак.

Шул рәвешле җирлектә башкарылучы эшләр халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү максатында эшләнә.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев