Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Безнең ил" пленэрында 40тан артык сәнгать әсәре туган

12 июль көнендә Зәй районында булып узган Питрау бәйрәмендә пленэрда ясалган картиналар халыкка тәкъдим ителде

28 июньнән 11 июльгә кадәр Зәй районында "Безнең ил" республикакүләм этнорәссамнар пленэры узды. Пленэрда Татарстанның Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән, Чувашиянең – Чебоксар, Башкортстанның Уфа һәм Киргизиядән килгән рәссамнар катнашты.

"Керәшен мәдәнияте темасына пленэр оештыру идеясе 2020 елның көзендә мәдәни үзәктә оештырылган керәшен рәссамнарының күргәзмәсеннән соң туган иде. Әлеге идеяне Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге һәм керәшен иҗтимагый оешмасы күтәреп алды, Зәй районы Башкарма комитеты зур булышлык күрсәтте", – дип хәбәр ителә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы рәсми төркемендә.

“Безнең ил” пленэрында катнашучы рәссамнар Зәй районында урнашкан керәшен авылларының пейзажларын төшерделәр, зәйлеләр белән очрашып, аларның портретларын ясадылар. Нәтиҗәдә 40тан артык сәнгать әсәре туды.

12 июль көнендә Зәй районында булып узган Питрау бәйрәмендә пленэрда ясалган картиналар халыкка тәкъдим ителде.

17 июль Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узачак XXII "Питрау" Республика керәшен мәдәнияте бәйрәмендә дә әлеге картиналардан зур күргәзмә әзерләнәчәк.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев