Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» Казахстан сәхнәсен яңгыратып кайтты

Узган шимбә Казахстанда милли бәйрәм узды.

10 сентябрьдә Казахстан республикасының Симәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе гөрләп узды. Чарага йөзләгән шәһәр халкы һәм этномәдәни үзәк вәкилләре җыелган иде. Катнашучылар арасында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле дә булды.

Кунаклар традицион татар ашларын авыз итә алды. Һәркем кайнар чәй һәм традицион татар тәм-томнары белән сыйлана алсын өчен, Татарстаннан самавыр да алып килгәннәр. 1000 литрлы зур казанда татар һәм казакъларның иң яраткан ризыклары пешерелде. Бәйрәм сәхнәсендә этномәдәни үзәкләрнең иң яхшы музыкаль һәм бию номерлары тәкъдим ителде.

– 8 сентябрьдә Казахстанга “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле чакыруы белән килдек, алар белән уртак пролог куелды. Керәшен җырлары һәм биюләре генә кергән аерым ярым сәгатьлек программа да күрсәттек. Шулай итеп, Казахстан тамашачысы керәшеннәр мәдәнияте белән танышты, – дип сөйләде “Бәрмәнчек” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үтүен Казахстанлылар үзләре дә ассызыклады, оештыручыларга һәм артистларга рәхмәтләрен белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев