Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айдар Маннапов: "Идеялар, планнар бик күп"

Ару гына торасызмы? Бу сорауга Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы “Сәяр” вокаль ансамбле җитәкчесе Айдар Маннапов җавап бирә.

- Ару гына җөреп торабыз. Әллә ни үзгәрешләр юк. Шулай ук “Ак барс” кошчылык фабрикасында зоотехник - селекционер вазыйфасында эшлим. Төркем белән җырлап, биеп бөтен йолаларыбызны саклап калу өстендә эшлибез. 2018 елның ахырында халык ансамбле исемен алдык. Хәзерге вакытта репертуарыбызны үзебезнең авыл жырлары белән баету өстендә эшлибез. Шулай ук инде тупланган ижади байлыгыбызны бездән кечеләргә - балаларга тапшыру өстендә эшлим. Аларга үзебезнең фольклорны аңлаешлы итеп бирергә тырышабыз.

Яңа проектларга килгәндә әлегә алар бик күп түгел. “Ягымлы яз” керәшен гүзәллек конкурсын 5 тапкыр уздырырга әзерләнәбез.

Шулай ук планда “Дуслык күпере” проектын кайтару да бар. Ул проект буенча без Кукмара районына гына барып калган идек, хәзер инде киләчәктә, бәлки, ареалны зурайтып, башка керәшен авылларына барырга булыр. Идеялар, планнар бик күп, әлбәттә, тик барысын да башкарып чыгарга вакыт җитеп бетми.

Тагын бер проект турында уйлап йөрим. Ул “Әбием сандыгы” дип атала. Әлеге проект буенча әби-бабайларыбызның фольклоры һәм рухи байлыклары белән танышып, аларны электрон форматларда туплап, саклап каласы килә иде. Шуның өстендә дә эш башларга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев