Ураза ашлары
Олы ураза ел эчендәге уразалардан иң баш, иң озын hәм кырыс ураза санала. Ураза көннәрендә җиләк-җимеш, яшелчә, ярмалар, кысыр ашлар гына кулланылып, сөт-май, ит-күкәй ризыкларыннан тыелып тору кирәк. Олы уразаның барлык таләпләрен дә төгәл үтәп ураза тотучылар, беренче, өченче һәм соңгы атналарда атна кич һәм атна көннәрдән кала, үсемлек мае да кулланмыйлар.