"Айбагыр" этнолагерена танылган художник килде
Хәбәрләр

"Айбагыр" этнолагерена танылган художник килде

Көннәр суытса да “Айбагыр”да җылы атмосфера

Бүген Мамадыш районының Соколка авылы янында “Кама” лагеренда узучы “Айбагыр” этносменасына халкыбызның танылган художнигы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илья Максимов килде.

Ул балаларга көнкүрешне бизәүдә формаларны стилизацияләү турында («О стилизации форм в украшении быта (исторические и народные стили) сөйләде. Искәртәбез, Илья Максимовның картиналарында халкыбызның тормышы, көнкүреше чагыла. Аның инде шәхси күргәзмәләре дә зур уңыш белән эшләде. Илья Максимов – Татарстан художниклары берлеге члены.

 


Нет комментариев