Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алиса Исакова - "Кряшен чибяре-2018"

Кичә Җөридә "Кряшен чибяре" тилулы өчен Татарстан, Башкорстан республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән барлыгы унике кыз көч сынашты.

Аларны нәсел тамгасы чигелгән бистәр белән үзләре пешереп алып килгән икмәкне матур итеп алып чыгу, визит карточкасы, керәшеннәрнең этник киемнәре буенча интеллектуаль тур һәм йола тәртипләре буенча ярыштырдылар. Кызлар "Иң яхшы җырлаучы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Йолаларны яхшы белүче", "Иң оста чигүче", "Халыкчан костюм иясе", Иң җор телле", "Этник костюм белгече", "Иң оста пешерүче" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты. 

"Кряшен чибяре-2018" титулына Мамадыш районының Дүсмәт авылы кызы Алиса Исакова лаек дип табылды. Җиңүчегә кыйммәтле корона белән акчалата бүләкне Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов тапшырды.

 

"Миндә җиңү теләге зур иде, әлеге бәйгедә өченче ел рәттән катнашам. Бик нык әзерләндем. Хәзерге вакытта кичергән хисләремне сүзләр белән әйтеп бетерерлек түгел. Бик нык дулкынланам. "Керәшен чибәре" исеменә лаек булу зур җаваплылык өсти", - диде Алиса.

Алиса Яр Чаллыда «ТИСБИ» идарә университетында укый. Нечкә күңелле, романтик кыз. Күңелендәге шатлык һәм сагышларны җыр белән тарата. «Миңа бигрәк тә үзебезнең керәшен җыруларын башкару ошый» - дип әйтә ул. Мәктәп елларында «Тәнкәләр» фольклор ансамблендә төп солистка булып, республикакүләм һәм төбәкара конкурсларда призлы урыннар алган. Шулай үк Алиса “Туым җондозы – Рождественская звезда” фестивалендә дә беренче дәрәҗә лауреат була һәм Диана Мишкина исемендәге фестивальдә икенче урын яулый. Быел Яр Чаллы шәһәрендә “Мисс и мистер студенчество – 2018” дип аталган матурлык һәм талант конкурсында «Мисс талант» номинациясендә җиңүгә лаек булган иде. 

"Керәшен чибәре" бәйгесендә 2нче урынны - Эльвина Шагалиева  (Мифодеева), 3нче урынны Юлия Марышева яулады.

Ләйлә Хәкимова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев