Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алена Евдокимова үзе иҗат иткән «Авылым - Шәдче башым» шигырен укый – ВИДЕО

3 ноябрь туган көнен «Кряшен чибяре-2022» титулы иясе Алена Евдокимова билгеләп үтә.

Конкурста Мамадыш чибәре үз-үзе белән болай дип таныштырган иде:

–  Мин – Мамадыш районының Шәдче башы авылы кызы. Миңа 22 яшь. Көз аенда, Зоя һәм Анатолийның мәхәббәт җимешләре булып, дөньяга аваз салганмын. Гаиләдә без икәү: мин һәм сеңлем – Виктория. Папа – янгын сүндерүче, мама авыл клуб мөдире булып эшли. Халкыбызның йолаларын, бәйрәмнәрен бик яратып, үз итеп үткәрәбез. Бәйрәм алды рухын, бәйрәм көнне бергәләп өстәл әзерләп, кунак каршылауны бигрәк тә яратабыз. Бәлки, барысын да җиренә җиткереп бетермибездер дә, ләкин әби-бабайлардан күреп, ишетеп белгәнен ныклап үтәргә тырышабыз.

Үземне һәрьяклап сынарга яратам – узган кыш машина йөртү таныклыгы алсам, яз көне визажист курсларын тәмамладым. Шигырьләр иҗат итәм. Безнең гаиләдә шигырь язучылар юк, ләкин мама укыганда сочинениене бик оста язган. Шигырьләрем билгеле бер тематикага гына багышланмаган. Төрлесе бар, әмма күбесе үзем һәм гаиләм турында.

Алена Евдокимова үзе иҗат иткән "Авылым - Шәдче башым" шигырен укыган видеоны тәкъдим итәбез һәм шигырьнең үзен дә калдырабыз.

Авылым – Шәдче башым

Тау кочагына сыенган

Авылым – Шәдче башым.

Тар сукмагыңнан башладым

Зур тормышның юл башын.

 

Әллә чишмәңнең сафлыгын

Тоеп үскәнгә микән,

Чишмә челт(е)рәве тавышын

Күңелемдә мин йөртәм.

 

Шаярышып үстек бит без,

Тәгәрәп урамыңда.

Йомшак җилең җыр тудырды

Күңелем кылларында.

 

Канат яргач очабыз шул,

Күңел эзли башканы.

Тик берни дә алыштырмас

Синдә туган ал таңны.

 

Шәдче башым – йөзек кашым,

Кадерле туган җирем.

Сандугач моңында үскән

Балакаең мин синең.

 

Җиләк сыман кызарышып,

Оныкларың да үсә.

Аларга карап куям да,

Балачак искә төшә.

 

Ходаем аера күрмәсен

Мине Шәдче башымнан.

Гармун сузган, җырлап узган

Газиз авыл халкымнан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кряшен чибяре