Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алена Евдокимова: «Ничек мондый матур, сирәк чәч төсен үзгәртергә була ди?! Мин бит кояш кызы!»

5 ноябрь көнне җирән чәч ияләренең «профессиональ» бәрәме икән.

Шул уңайдан, Мамадыш районының Шәдче Башы авылы кызы, "Кряшен Чибяре-2022" титулы иясе, җирән чәчле гүзәлебез Алена Евдокимовадан аның уникаль төсле чәчләре турында сораштырдык.

– Алена, синең чәчләрең балачактан ук шундый идеме?
– Әйе, бу минем үз төсем. Чәч төсем бабамнан килә. Рәхмәт үзенә!

– Ә җирән чәчләр аерым карау (уход) таләп итәме?
– Чәчләрем кечкенәдән бөдрә иде. Тыңлаусыз булганга күрә, аларны карау бераз кыенлык тудырды. Шуңа мин 20 яшемдә кератин процедурасын ясаттым. Моңа 1 ел тирәсе әзерләндем. Курыктым, җәлләдем. Ләкин һәр иртәдә тыңлаучан чәчләр белән уяну теләге җиңде. Ә болай – юк, аерым игътибар кирәкми, бары тик килешле шампунь, аннан бальзам, кондиционер кебек средстволар гына кулланам.

– Синдә берәр кайчан чәчләреңнең төсен үзгәртү теләге булдымы?
– "Ничек мондый матур, сирәк чәч төсен үзгәртергә була ди?! Мин бит кояш кызы!" – миндә шул уй гына. 

– Соңгы сорау. Озын чәчләр – хатын-кызның бизәге. Синең өчен чәчләрең – ул нәрсә?
– Үземне белә башлаганнан бирле, чәчләрем белән горурланам. Алар минем визит карточкам ролен үти, дисәм дә ялгыш булмас.

– Рәхмәт, Алена, җавапларың өчен!

Фото: Алена Евдокимованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев