Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аңа бүген 80 яшь булыр иде

Ул җәмәгать эшләрендә беркайчан да читтә тормады, иң актив катнашучыларның берсе булды

Бүген Зәй шәһәрендә билгеле шәхес, шәһәр һәм район керәшен оешмасын төзүне башлап йөргән кешеләрнең берсе Семён Гудошниковка 80 яшь тулган булыр иде. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы искә ала.

"Әлеге шәхесне шәһәр-районыбызда белмәгән кеше юктыр. Чөнки ул җәмәгать эшләрендә беркайчан да читтә тормады, иң актив катнашучыларның берсе булды. Алай гына да түгел, якташыбыз вакыйгаларның эчендә кайнады, кешеләрнең проблемаларын хәл итү өчен тырышып йөрде. Үзе артыннан мактап сөйләрлек матур эшләр калдырды", - дип хәбәр итә газета.

Шул изге эшләрдән - Төги авылында чишмә төзекләндерү, Багражда язучы Гурий Тавлин яшәгән йортка истәлек тактасы куйдыру... Бу изге эшләр Семён Михайлович инициативасы белән башланып, анын кулы астында башкарылып чыккан гамәлләрнең икесе генә булса да, масштаблары белән Зәй керәшеннәре өчен бик мөһим булдылар. Семён Михайлович безнең арадан быелның 13 июнендә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев