Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

90 яшьлек Клавдия Караваева гомерен балаларга белем бирүгә багышланган – видео

Балтач районы Дорга авылында яшәүче, гомере буе укытучы булып эшләгән Клавдия Караваевага – 90 яшь.

  Килгән чакта башка авырлык,
  Җитми калса көч йә сабырлык,
  Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
  Сез иң күркәм кеше икәнсез.
  Еллар, еллар...Бигрәк тиз үтәләр шул алар. Уйлап карасаң, әле генә кебек. Табигать яшеллеккә төренгән илаһи матур вакытта, 1933 елның 30 апрелендә Дорга авылында, Яков агай белән Анукай түти гаиләсендә бик матур кызчык Клавдия дөньяга килә. Нәкъ шул чор балалары шикелле ул да тормыш авырлыкларын җиңә-җиңә, ныклы тырышлыгы аркасында белем алып, укытучы һөнәрен үзләштерә. Беренче хезмәт иртәсен Сәрдек мәктәбендә башлап җибәрә. Аннан соң, Чутай, Түнтәр, Куныр мәктәпләрендә эшләргә туры килә аңа. Лаеклы ялга чыкканчы, Клава апа Дорга башлангыч мәктәбендә укыта.


   "Әй, ул чактагы күңеллелек!",- дип искә ала Клавдия апа. Укыту гына түгел, концерт- спектакльләр кую, политукларда чыгышлар ясау һәм башкалар. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балаларга белемгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур көч куя. Шуңа күрә аның укучылары укуда да, хезмәттә дә сынатмыйлар. Клавдия апа укытып чыгарган укучылар арасында авыл хуҗалыгы белгечләре, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, юристлар, укытучылар, төзүчеләр бар. Бүгенге көндә Клавдия апа улы, килене, өч оныгы янында бәхетле гомер кичерә.

 

Миләүшә Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев