Туганайлар

Укытучыларым – асыл затларым

Елдан ел олыгайсак та, мәктәп еллары, укытучыларыбыз истән чыкмый. Мәктәп безнең өчен иң бәхетле урын булгандыр күрәсең - бүген дә төшләремә керә. Мәктәпкә укытучылар килгәнче берәр сәгать алдан килеп, тузан туздырып, кайнашып ала идек. Дүртенче класска кадәр үз авылларыбызда укыдык. Балалар саны әз булгандырмы, укытучылар җитмәгәндерме, берничә сыйныф балаларын бер...

Елдан ел олыгайсак та, мәктәп еллары, укытучыларыбыз истән чыкмый. Мәктәп безнең өчен иң бәхетле урын булгандыр күрәсең - бүген дә төшләремә керә.

Мәктәпкә укытучылар килгәнче берәр сәгать алдан килеп, тузан туздырып, кайнашып ала идек. Дүртенче класска кадәр үз авылларыбызда укыдык. Балалар саны әз булгандырмы, укытучылар җитмәгәндерме, берничә сыйныф балаларын бер укытучы укыта иде.

Минем беренче укытучым Мария Ильинична Якимова (Марилична) Югары Әрнәш авылыннан килеп укытты. Семьясын, бала-чагаларын хәстәрләп, мал-туарын карап, яңгырлы көзләрен, кар-буранлы кышларны, җәяү, кар ерып, безгә белем бирергә ашыга иде.

Шулай ук Әлфия Миннегалиевна Арова матур язарга, җиренә җиткереп шигырь сөйләргә һәм җырларга өйрәтте. Безнең җыр дәресендә урамга ишетелерлек итеп кычкырып җырлаганны мәктәп яныннан узып баручылар тыңлап басып торырлар иде.

Бишенче сыйныфтан башлап, Албай авылына йөри башладык. Анда дүрт авылдан: Югары Әрнәш, Казаклар, Түбән Әрнәш һәм Албай авылларыннан балалар җыелса да, укучылар саны күп түгел иде. Яңа мәктәп, яңа укытучылар, яңа классташлар, яңа фәннәр безне бераз шомландырса да, без мәктәпкә бик тиз ияләштек. 5,6,7 классларда класс җитәкчебез Михаил Порфирьевич Афанасьев иң таләпчән, кырыс кешегә охшаса да, без аны бик ярата идек. Кышкы салкыннарда башка авыллардан укырга йөрүче, салкыннан күшегеп еларга җитешкән балаларны каршы алып, кулларыбызга җылы сулышларын өреп, безне җылыта иде. Бүгенге көннәрдә дә аны искә төшереп, күзләр яшьләнә. Нәрсәгә генә өйрәтмәде ул безне: физика, математика дәресләрендә материалны үзләштердеме-юкмы икәнен баланың күзеннән үк күрә иде. Дәрестән соң калдырып, өстәмә аңлатып, материалны үзләштерергә булышып, үз вакытын жәлләмәде. Хезмәт дәресләрендә йорт кирәк-яракларын ясарга өйрәтүче дә ул иде.

Мәктәп директорыбыз Николай Георгиевич Соловьевның дәрес алып баруын шулкадәр ярата идек, дәреслекне ачып укымасак та, бишле билгесенә җавап бирә идек. Озын тәнәфесләрдә балаларны җыеп бию-танцы үзенчәлекләрен күрсәтеп безне сәнгать-культура дөньясы белән таныштыручы да ул булды.

Наталья Николаевна Соловьева - рус теле укытучысы, бик таләпчән, барлык укытучыларыбыз арасында иң чибәрләрнең берсе, ул әле бүген дә шундый. Аның безгә биргән белеме шулкадәр сеңдерелгән ки, язу кагыйдәләрен бүгенге көндә онытсак та, кайда өтер, кайда нокта һәм башка билгеләр үз урыннарында тора. Беренче чигү ысулларын да Наталья Николаевна өйрәтте.

Маяков Иван Степанович билгеләр куярга саранрак булса да, аның турында җылы хисләребезне әле дә саклыйбыз. Кызганычка каршы, классташларым белән элемтәдә түгел, бездән соңрак елларда укыган авылдашларым белән очрашып, укытучыларыбызны еш кына искә алабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим