Туганайлар

Өфе юкәләре яфрак яра...

Башкорт драматургы Нәҗиб (Николай) Асанбаев истәлегенә

Вакыт бик тиз үтә. Быелгы Җиңү көненә бары 40 көн кала арабыздан китеп барган башкорт драматургы, карендәшебез Николай Васильевич Асанбаевны быел бөек бәйрәмдә зурларга түгел, искә алырга язган икән. Нишлисең бит. Ветераннар бармак белән санарлык кына калып бара. Горур, туры сүзле, гадел Николай Васильевич 92 яшендә китеп барды.
Әле кайчан гына Казанда, соңрак туган ягы Бакалыда 90 яшьлек юбилеен уздырдык. Туксанда да аек акыллы, көр күңелле булып кала алган карендәшебез сәхнә тотты, акыллы сүзләрен сөйләде, көлдерде, моңландырды, куандырды, авылдашлары, мәктәп балалары белән очрашты. Кыңгыраулы атларга утырып урам әйләнгәндә дә, өй нигезләрендә корылган табын түрендә тәбикмәк ашаганда да, сәхнәдә якташларын сәламләгәндә дә, бер дә сафтан чыкмас, ташлап китмәс кебек иде. Чөнки аның үз-үзен тотышы шулкадәр дә ышанычлы, сөйләгән сүзе чын, кешегә көч, дәрт өсти, аның белән аралашу җанга тынычлык китерә торган иде. Ул гел матур, яшь булып кала белде. Гомеренең соңгы елларында бик күп философик язмалар язды, күзләре начаррак күрә башлагач, әйтеп торып яздырды, гомер буе туплаган акылы, фикерләре белән уртаклашып калырга ашыкты. Аның кешеләрне гасырлар буе борчыган сорауларга җавабы бар иде, ахры. Шуларны "Асанбай әлифбасы"на җыеп, энциклопедия формасында язып калдырды.
Кеше ни өчен туза? Сөйгән яры белән кавышмаса, яраткан эшендә эшләмәсә, кешеләрне яратмаса, нәрсәдән дә булса куркып яшәсә...
Сөйгән яры белән гомер иткән, яраткан эшендә эшләгән, үзен дошман санаганнарны да дуска әйләндерә белгән, яшәргә курыкмаган Николай Асанбаев үзенең озын гомерле булуын шушы формула буенча яшәгәнлегеннән күрә һәм үзен бик бәхетле саный иде.
Беренче һәм соңгы мәхәб-бәте булган Наилә апа бе-лән алар бик бәхетле гомер кичерделәр. Наилә апаның алданрак китүе аңа бик читенлек ясады.
Бөтен гомерен журналистикага, драматургиягә багышлаган Асанбаев үзен профессиональ яктан да иң югары дәрәҗәдә күрсәтте. Бик күп кадрлар тәрбияләде, театр кадәр театрны җитәкләде, үзен педагог та, психолог буларак та, администратор буларак та аклады. Эшләгән коллективлары, аларның җитәкчеләре белән соңгы көннәренә кадәр дус булып, аралашып, алай гына да түгел, аларны төрле замана шаукымнарыннан саклап, усал сүзләрдән, кырын күзләрдән яклап яшәде. Ул чын ир иде.
Кешеләрне яратты. Кем-нең кем булуына карамастан. Кая барса да - Бакалыда якташлары янында булса да, Казанга коллегалары янына килсә дә - үз кеше булды. Яшьли әтисез, йорт-җирсез калдырган, 14 яшеннән яланаяк, ач килеш таякка төенчек астырып бәхет эзләргә Уфага чыгарып җибәргән Совет властена да ачу тотмады. Киресенчә, перестройка җилләре исә башлагач та, коммунист булып калды, замана үзгәрде, дип фикер үзгәртү, кыйммәтлекләрне югалту аның өчен түгел иде. Ул бу мәсьәләдә дә ир булып калды, соңгы көннәренә кадәр үз сүзен әйтә килде, гаделлекне яклады, замана галәмәтләренең ошамаган җирләрен курыкмыйча төртеп күрсәтә белде. Бу мәсьәләдә алар татар драматургы Туфан Миңнуллин белән охшаш иде. Асанбайның 90 яшьлек юбилеен да Татарстанда Туфан оештырды. Николай Васильевичның шул юбилей көннәрендә сөйләгән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырый: "Ике республика арасында аралар суынган вакытта да, театрлар арасында дуслык бетмәде. Без бит матурлык тудыручылар, дөньяны матурлык коткарачагына ышанып яшәүчеләр, бүтәнчә булырга да мөмкин түгел", - дип сөйләде ул.
Революция елларында ук дөньяга килеп, илебез язмышын үз җилкәсендә татыган кулак баласы, 18 яше тулар-тулмас сугыш кырына килеп кергән офицер, гвардия капитаны Николай Асанбаев куркусыз, горур кеше булып гомер кичерде. Чолганышта калып, үзе җитәкләгән батареяны югалту, ике тапкыр яралану, "смерш" камералары аркылы узып, үлем җәзасыннан котылу аны сындырмаган, ныгыткан гына.
Соңгы тапкыр Бакалыда якташлары белән очрашуда Николай Васильевич дусты Әнгам Атнабаевның шигырен сөйләп, халык белән хушлашты. Очрашуның соңгысы икәнен күңеле сизгәндер:
Өфе юкәләре безнең хакта әле
Яфрак яра-яра сөйләрләр...
Урамда тагын яз, Николай Васильевич. Җиңү көнен алып килгән яз. Юкәләр тагын яфрак яра...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: