Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: “Кеше булачакмын”

1 декабрь көнне Казанда “Казан кичләре” дип аталган концерт узды. Анда Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров, Марина Карпова һәм җырчы Алина Давыдова катнашты.

Шунда “Интертат” электрон газетасы журналисты Алина Айдарова Вадим Захаров белән элемтәгә кергән. Әлеге язманы “Туганайлар” укучыларына да тәкъдим итәбез.  

Каршыма Вадим Захаров очрады.

— Вадим, халык санын алганда татар булачаксызмы?

— Юк.

— Ә кем булачаксыз?

— Кеше булачакмын.

Вадим абыйның чыгыш ясар вакыты килеп җитә иде, шуңа күрә ул миңа: «Соңрак сөйләшербез», — диде.

Чыгышыннан соң җырчы: «Сорауларыңа җавап бирмим», — диде.

Әллә кәефе беткән иде инде. Сәхнәдә булган бер хәлне язам. Вадим җырлап бетергәч, сорауларга җавап бирәм дип, алып баручы янына басты. Вадимга кадәр Марина Карпова белән Алина Давыдова җырлаган иде. Кызларның икесе дә трибуна янында Вадимны көтте. Болар хәзер өчесе дә трибуна артында булганда залдан берәү сорау бирде: «Бөтен керәшен җырларын да беләсезме?». Җырчылар: «Барысын да белеп бетереп булмый инде», — диделәр.

Сорау бирүче ханым керәшен җырының бер өлешен җырлап күрсәтте дә: «Моны беләсезме?» — дип сорады. Вадим белән Алина бу җырны беренче тапкыр ишетүләрен әйтте, ә менә Марина бу җырның рус версиясен җырлап күрсәтте.

Алина белән Вадим җырларга гына җыенганнар иде, сәхнәдә җанлы оркестр көй уйный башлады. Бу музыка җырчылар сәхнәдән чыгып киткәндә уйнала торган булу сәбәпле, Алинә белән Вадимга чыгып киткәргә туры килде.

Әллә шул ачуын чыгардымы, белмим. «Сорауларыңа җавап», — бирмим дигәндә йөзе бераз кырысрак иде.

Вадим Захаров сәхнәдән берничә кызыклы хәл сөйләде. Аларны сезгә дә язып үтим.

«Теләгән текләкләр кабул була, ди, кадерле туганнар! Ярый әле җырчылар арасында Винарис Ильегет барлыкка килде», — ди Вадим. «Үземнән дә тазарак кешене күргәч, сөенәм. Винарис белән басып торганда ябык булып күренәм. Ябыкма, Винарис», — ди җырчы.

Тагын бер хәл турында сөйләде: «Раяз белән бер сөйләшеп утыра идек. «Вадим, бераз ябык инде», — ди. «Бөтен кеше дә ябык була алмый бит, матур кеше дә кирәк сәхнәдә», — дидем. Менә шуны искә төшергәч, көләсем килә», — дип сөйләде Вадим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев