Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” конкурс-фестиваленең беренче нәтиҗәләре билгеле

Кичә, 26 ноябрь көнне, Кукмара районы Село-Чура авылында “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” конкурс-фестиваленең беренче зональ сайлап алу туры узды

Чарага Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Кукмара Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе  Гөлнара Гареева да килгән иде. Айгөл Әхмәтшина барлык килгән кунакларны район башкарма комитеты исеменнән сәламләде. "Республикада әлеге фестиваль 11 нче тапкыр үткәрелә. Үзләренең гореф-гадәтләрен саклап, иҗат итүче ансамбльләрне без күрүебезгә бик шат", - дип сөйләде ул. 

Беренче этапта Кукмара, Питрәч, Мамадыш районнарыннан килгән коллективлар һәм солистлар чыгыш ясады. Араларында фестивальдә берничә һәм тәүге тапкыр катнашкан конкурсантлар да бар иде. Село-Чура авылы “Салават күпере” балалар бакчасында оешкан коллектив - фестивальнең иң яшь катнашучылары булдылар. Әлеге коллективның составы бик яшь булса да, тарихы дистә елларга сузылган. Чөнки әлеге коллективның тарих башы 1992 елга барып тоташа. Коллективны балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Лариса Архипова җитәкли. Һәр чыгарылыш саен состав үзгәреп тора. Бакчадан соң балалар мәктәп коллективларына кушыла. “Безнең группада 12 бала йөри. Коллектив керәшеннәрнекен генә түгел, башка халыкларның да биюләрен, җыруларын өйрәнә”, - дип сөйләде җитәкче. Быел коллектив яңа күлмәкләр дә тектергән. Яшь коллектив фестивальнең катнашучылары дипломы белән бүләкләнде.

Кукмара зонасында балалар, яшүсмерләр, яшьләр, олылар төркеменнән барлыгы 15 номер тәкъдим ителде. Чара ахырына якынлашкач, жюри конкурсантларның чыгышларына бәйле киңәшләр бирделәр. Жюри әгъзасы Эльмира Кашапова сайлап алу турының ачышларга бай булуын билгеләп узды.

Шулай итеп, этник вокал номинациясендә Кукмара районы Село-Чура авылы кызы Ангелина Тимофеева һәм Питрәчтән Кирилл Спичков беренче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Ә халык вокалы номинациясендә Мамадыштан Ангелина Салгановага тиңнәр табылмады. Фольклор этнография коллективы номинациясендә Кукмарадан “Тәңкәләр”, фольклор ансамбль номинациясендә Мамадыштан “Карендәшләр” беренче урынны алды. Сайлап алу турын үткән катнашучылар “Туым жондозы” фестиваленең февраль аенда узачак гала-концертында катнашачаклар.

Икенче зона сайлап алу туры 30 ноябрь көнне Менделеевск районында узачак.

Чарадан фоторепортаж карагыз.

Фото: Алексей Дмитриев, Милена Новикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев