Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тачаевлар гаиләсе – «Нечкәбил» конкурсы финалистлары

«Бәрмәнчек» ансамбле артисты Дмитрий Тачаев гаиләсе белән матурлык һәм гаилә республика конкурсында катнаша.

"Нечкәбил" конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза. Ул инде егерме елга якын республиканың иң күркәм, үрнәк булган гаиләләрен җыя. 

"Нечкәбил" конкурсының сайлап алу этабында карендәшләребез – Тачаевлар гаиләсе катнашуы турында язган идек. Алар исә конкурсның финалына да үткәннәр һәм Яшел Үзән районы данын яклаячаклар. 

Лилия һәм Дмитрий Тачаевлар ике бала үстерә – 8 яшьлек Жасмин һәм 5 яшьлек Даниэла. 

– Гаиләбездә мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү иң югары урында тора. Балаларыбызга да шул мәхәббәтне биреп, аларны үз кыйммәтләре, күзаллаулары, максатларына тугры калган һәм тормышка ашырырга иренмәгән, кыенлыклардан курыкмый торган шәхесләр итеп үстерергә тырышабыз, – ди Тачаевлар.

"Нечкәбил" конкурсы финалы 26 ноябрьдә Казан шәһәренең Ленин мәдәният сараенда узачак. Гаиләләр үзләренең йола-гадәтләре һәм бәйрәмнәре, танышу һәм мәхәббәт тарихы турында сөйләячәкләр. Финалистлар өчен онлайн тавыш бирү да оештырылачак.

Фото: Тачаевлар гаиләсе шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев