Туганайлар

Казанда Георгий Ибушевның иҗат кичәсе узды - фото

20 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге культура үзәгендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның “Балачакны сагынып” дип исемләнгән китабы презентациясе узды

Кичәдә керәшен хәрәкәте активистлары, республика керәшен оешмасы вәкилләре, Георгий Ибушевның авылдашлары, якташлары, аның иҗатын яратучылар, артистлар катнашты.

Георгий Ибушев танылган җырчы гына түгел, ул – шагыйрь дә. Беренче “Рәхмәт сиңа, җыр” дигән шигырьләр җыентыгы 2007 елда Татарстан китап нәшериятында басылган иде. Кичәдә карендәшебез үзенең шигырьләрен укыды, тормыш юлында очраган истәлекләрен яңартты. Чара матур җырлар белән үрелеп барды.

Якташларын зурлап Мамадыш районыннан да кунаклар күп килгән иде. Туган авылы Владимирдан Елена һәм Николай Бачковлар, Дүсмәт авылыннан “Җиңгәчәйләр” ансамбле матур чыгышларын бүләк иттеләр. Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Георгий Ибушев белән горурланулары турында сөйләде. “Без һәрвакыт бергә эшлибез. Георгий абый безгә беркайчан да “юк” дип әйтми. Аның белән федераль Сабантуйларга кадәр барабыз”, - диде Степан Спиридонов.

“Бәрмәнчек” ансамбленең солисткасы Елена Григорьева авылдашы Георгий дәдәйне үзенең остазы дип атады. Шулай ул, әлеге ансамбль солисткасы Ольга Бачкова да Георгий Ибушевка рәхмәт белдерде. Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев Георгий Ибушевның керәшен җанлы булуын билгеләп үтте. “Керәшенгә каршы ул беркайчан да сүз әйттермәде”, - дип белдерде Николай Дунаев.

Чарада яшь буынны күрү аеруча да күанычлы булды.  Алар Георгий Мефодиевичның шигырьләрен укыдылар.

Кичәдә теләгән һәркем яраткан артистына үзенең сорауларын бирде, китапларын алды, бергә фотоларга төште.

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алексей Дмитриев фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: