Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлегенә 10 яшь тулды - фото, видео

Кичә, 6 декабрь көнне, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Керәшен яшьләре форумының 10 еллыгы билгеләп үтелде

Чарада "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәтененә нигез салучы яшьләр, аның бүгенге активистлары, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров, оешманың ветераннары катнашты.

"Керәшен тарихында революциягә кадәр, революциядән соң да яшьләр хәрәкәте булмаган. Шуңа күрә без сезнең белән иң беренче керәшен яшьләре хәрәкәте оештырып җибәргән кешеләр", - дип сөйләде керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова. 
Керәшен яшьләр хәрәкәтенең барлыкка килүенә ВКонтакте социаль челтәре этәргеч була. 2007 елда ВКонтактеда Антон Байрашев «Кряшены – керәшеннәр» төркеме ача. Әлеге төркем бүгенге көндә дә эшли, анда 5365 кеше тора.
Антонны ул вакытта, керәшеннәр күпме икән, дигән сорау кызыксындыра. Танышып, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып, зур эшләр дә, бизнес та ачып җибәрергә була, дип фикер йөрткән ул вакытта Казан финанс-икътисад университеты студенты Антон. 
Әлеге группа көннән-көн зурая башлый. Интернет челтәрендәге бу төркем дә аралашкан яшьләр очрашырга теләк белдереп, Людмила Белоусова белән элемтәгә чыгалар. Һәм 10 ел элек Халыклар Дуслыгы йортында иң беренче очрашуга җыелалар. Шул очрашудан соң, 2009 елның 4-6 декабрендә керәшен яшьләре форумы уза, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге булдырыла. Әлеге 10 ел эчендә керәшен яшьләре күп чаралар оештырды, төрле этнопроектлар булдырды һәм, иң мөһиме, керәшен гаиләләре төзеделәр. 

Яшьләрне кечкенә юбилейлары белән Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров та котлады. Ул яшьләрне киләчәктә дә алга барырга, иҗат итәргә, үрнәк булырга өндәде. Иван Егоров, шулай ук, керәшен яшьләр хәрәкәтенең башында торган активистларга - Ирина һәм Анатолий Муллиннарга, Светлана һәм Евгений Максимовларга, Алиса Спиридоновага, Алёна Виноградовага, Антон Байрашевка истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге активистлар 10 ел элек булган вакыйгаларны искә алдылар. Иван Егоров белән Людмила Белоусовага терәк һәм үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерделәр. 

Кичәдә «Бәрәкәт»нең 10 еллык эше тәкъдим ителгән презентация күрсәтелде. Оешманың ветераннары – Геннадий Макаров, Лидия Әхмәтова, Степан Спиридонов, Илья Михайлов һәм Мария Семёнова яшьләрне котлап, матур теләкләр әйттеләр. Чарада җырчы Вадим Захаров та бар иде. Ул да беренче форум делегаты булган. «Бәрәкәт»нең беренче житәкчесе булган Александр Долгов кына кичәгә килә алмады. 
Чараның тантаналы өлеше халкыбызның гимнына әверелгән «Безнең ил» җыры белән тәмамланды. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

Тулырак материалны "Туганайлар" газетасының киләсе санында укыгыз.
Чарадан фото һәм видеорепортаж карагыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев