Туганайлар

Альбина Абрамованы "Яшьләр тукталышы" тапшыруында күрсәттеләр

"Яшьләр тукталышы" тапшыруының чираттагы чыгарылышы инвалидлар декадасына багышланды

1-10 декабрь көннәре Россиядә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Яшьләр тукталышы" тапшыруы инвалидларга багышланды.

Тапшыруда карендәшебез Альбина Абрамова турында сюжет та күрсәттеләр. Түбән Кама кызы Альбина Абрамова 6 айлык булып дөньяга килә. Шул сәбәпле, озак вакыт реанимациядә ята, колпак астыннан махсус җибәрелгән һаваны суларга мәҗбүр була. Кирәгеннән артыграк кислород җибәрү нәтиҗәсе - табибларның саксызлыгы аркасында аның күзләренә зыян килә. Альбина сукыр кала.

Түбән Камада яшәгән вакытта ул сукырлар җәмгыятенә йөреп Брайл системасы буенча язарга һәм укырга өйрәнә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Лаешта күрми торган балалар өчен махсус интернатта укый. Ә аннары...

Ә аннары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә. Биредә ул калган укучылар арасында мөмкинлекләре чикле булган бердән-бер бала... Альбина Винера Ганиева классында белем ала, концертларда чыгыш ясый.

“Яшьләр тукталышы” тапшыруының 2 декабрь чыгарылышын тәкъдим итәбез. Альбина турында 11.30 минутта башлана.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: