Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур Поляков: Искечә Яңа елны бергә каршылыйк

2020 елның 13 январенда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле үзенең “Гөргөри кияүләре +” театральләштерелгән тамашасы белән яңа концерт сезонын ачачак.

Ни өчен фольклор ансамбльгә хас булмаган формат белән сәхнәгә чыгулары, коллективтагы яңалыклар, алда торган планнары турында “Бәрмәнчек”нең директоры Артур Поляков сөйләде.

– Театр елы уңаеннан, без яңа проект уйлап таптык. Бу, тулысынча, минем идея.  Күптәннән инде ансамбль белән зур сәхнәдә “Гөргөри кияүләре” спектакленең дәвамын күрсәтәсе килә иде. Коллектив моны хуплап чыкты. Башта, әлбәттә, каршы килүчеләр дә булды. Ни өчен икәне аңлашыла да, чөнки безнең ансамбль театр тъгел, ул бары фольклор җыры һәм биюе күрсәтә. Ләкин уңышка ирешү өчен, комфорт зонасыннан читкәрәк чыгу да сорала.

Фикерләремне, теләкләремне әйтеп, бу идеяне сценарий язучы Илгиз Зәйниев белән режиссёр Радик Бариевка җиткердем. Эш бара! Карендәшләрне киләсе Искечә Яңа елны бергәләп каршыларга чакырам.

Яңалыкларга килгәндә, ансамбль тормышы кайнап тора инде ул. Коллективыбыз яңа һәм яшь. Кайсыберләре гаилә корып, бәби табып, декретка китә. Быел менә ансамбльгә тагын ике яңа артист килде. Булачак бинабызда бүгенгесе көндә капиталь ремонт бара. Киләсе язларга, Алла боерса, үз өебез булыр, дип көтәбез. 

Бу темага:

"Бәрмәнчек" сезон ача: "Гөргөри кияүләре дәва итә"

Радик Бариев: "Гөргөри кияүләре +"не халык яратып карасын

Николай Дунаев - алыштыргысыз Гөргөри

Эльмира Кашапова: "Борынгыга заманча күзлектән карыйбыз"
"Гөргөри кияүләре +"та Җаграп ролен кем башкарачак?

 

Реклама хокукларында, 6+

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев