Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Саклавыч тамга — яшәү символы

Тамгаларның тарихы бик борынгы заманнарга тоташа. Әлеге язмада керәшеннәрдәге иң төп тамганың (түгәрәк яулыкка чигелгән ул) асылын аңлатырбыз.

Тамгаларның тарихы бик борынгы заманнарга тоташа. Орхон-Енисей истәлекләре, рун язмалары бар. Тамгалар моннан мең-мең ярым, ике мең еллар элек барлыкка килгән әнә шул рун язмалары белән бәйле. Төркиләрдә генә түгел, безнең күрше фин-угорларда да шундый ук тамгалар булган. Алар аны «пус» дип әйтәләр. Элек тамгалар, татарларда да, русларда да булган. 

Бик борынгылар Кояш тамгасы (символы) итеп, кач ясаганнар. Һәрбер вакыйгага да Кояшның аерым бер тамгасы булган. Аларның барысы нигезендә дә — кач. Ни өчен кач соң? Моның аңлатмасы — качның дүрт яклы булуында. Галәмнең тамгасы борынгы халыкларда дүртпочмак белән билгеләнгән. Борынгы халыкларда 4 саны сихри көчкә ия булган, чөнки Җирнең дүрт ягы бар — төньяк, көньяк, көнбатыш һәм көнчыгыш; ә табигатьтә тагын дүрт стихия бар — ут, су, җир һәм һава. Дүрт яклы предмет «түгәрәк» — тулы, ягъни бербөтен дип саналган. 
Кояш сүнсә җил дә исмәячәк, су да бетәчәк — дөнья булмаячак. Иң төп Тәңре булып, Кояш саналган. 

Кояш тамгалары һәрбер халыкның үзенчә билгеләнә. Керәшен хатын-кызларының борынгы баш бөркәвендә — түгәрәк яулыкта да шушы Кояш тамгасы чигелгән. Бу тамга — үзе кач һәм кач өстеннән тагын качлап уклар узган. Аңлатмасы — менә шушы уклар ярдәмендә Кояш (Тәңре) — Җиргә, андагы үсемлекләргә, хайваннарга яңарыш (туу) җибәрә. Бу түгәрәк яулыкны яшь килен, бер ел гына, баласы туганчы гына киеп йөргән. Хатын-кыз — дөньяга тормыш бүләк һәм нәсел дәвам итүче. Яшь киленгә, саклавыч итеп, шушы тамгалы түгәрәк яулыкны япканнар. 

Түгәрәк яулыкның кыр-кырыннан кечерәк размерда кояш тамгалары тезелеп киткән. Анда, чиратлап, геометрик җәя ачыла һәм ябыла, ә уртада — кояш. Димәк, җәя ябык булганда — төн, ачык вакытта — көн. Бу — Кояш әйләнешен күрсәтә. Шулай ук, «галочка» формасында, кош тамгаланган, анысы — гаилә, тугрылык символы. 

Түгәрәк яулыкның дүрт почмагындагы дүрт тамга — «Тормыш агачы». Бу — дүрт нәселнең (егетнең һәм кызның әти-әниләре) бергә кушылуы. Борынгылар «Тормыш агачы» рәвешендә тере табигатьнең Бөек Анасын сурәтләгәннәр. Гомумән, «Тормыш агачы» гаилә бәхете һәм иминлеге символы булып саналган.

  • Фотода яшь килен, кияүгә чыккач, бер ел дәвамында баласы туганчы гына башына бөркәнеп йөргән түгәрәк яулыктагы бизәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев