Мамадыш районындагы Җөри авылының үткәне, хәзергесе
Җөри мәктәбе укытучысы Эльвира Кузнецова юллаган язма Җөринең тарихы, географик атамалары белән таныштыра.
Рәсми мәгълүмат сөйли
Җөри авылы район үзәге булган Мамадыштан 34 чакрым ераклыкта, төньяктарак урнашкан. Авылның ике ягында иркен иген кырлары җәелеп ята, төньягындагы биек таулар салкын ачы җилләрдән саклый. Төньяк-көнчыгышында, кул сузымы җирдә генә ылыслы- яфраклы катнаш урман сузылган. Чыршы-нарат урманын тайга киңлекләреннән көмеш сулы Нократ елгасы аерып тора. Җыеп кына әйткәндә, безнең Җөри — Нократ елгасының уң ягында, аннан 5 чакрым ераклыкта гына урнашкан гади бер авыл. Түбән Шүләңгер авылы ягыннан, Җөри авылын уртага аерып, инеш ага. Ул — Лыя елгасы. Ул елга хәзерге Кляуш авылыннан төньякта башлана, Лыябаш исеме белән йөртелә.
Иген кырлары күп булу, урманда утын әзерләү, Нократ елгасы буендагы болыннарда кышка печән әзерләү, елгада балык тоту авыл халкына яхшы тормышта яшәү мөмкинлеге бирә.
1710-1711 елгы ревизия мәгълүматлары буенча авыл халкы дәүләт крестьяннары катламына кертелгән булып, игенчелек, терлек үрчетү, курыс төшерү һәм мунчала ясау белән шөгыльләнә. Бу ревизия буенча халык саны буенча төгәл мәгълүматлар юк. Бөтендөнья пәрәвез челтәреннән алынган мәгълүматларда: 1782дә — 106 ир-ат, 1859да — 484, 1897дә — 782, 1908дә — 818, 1920дә — 790, 1926да — 949, 1949да — 573, 1958дә — 671, 1970тә — 749, 1979да — 665, 1989да — 507, 1992дә — 500, 2002дә — 430, 2010 елда 338 кеше яшәгәнлеге билгеле. Бүгенге көндә авылда якынча 302 кеше яши. Халыкның төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек асрау, умартачылык.
Авылым — 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостенда. 1920дән ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Тәкәнеш, 1932нең 1 гыйнварыннан — Мамадыш, 1935нең 10 февраленнән — Тәкәнеш, 1963нең 1 февраленнән — Мамадыш районында.
Авылның үткәне
Җөри бик бай тарихлы авыл. Борынгы заманнарда Казан янындагы Җөри авылы кешеләре яхшырак урын, уңдырышлы җир эзләп, шушы урынга килеп урнашканнар. Бу яңа җирдәге авылны Җөри дип атаганнар. Риваятьләргә караганда, Җөри авылы бик борынгы төрки-болгар авылы. Борынгы зират инде онытылган, ул Түбән Шүләңгер авылы очында булган. Хәзер анда кешеләр йортлар салган. Баз казыганда кеше сөякләре чыга икән, аны хәзерге зиратка илтеп күмәләр. Индира Афанасьева ишегалдыннан болгар чорындагы ук очы, ә Даниловлар бакчасыннан болгар чоры акчасы табылган. Алар мәктәпнең «Туган якны өйрәнү» музеенда саклана.
Казан ханлыгы вакытында нигез салынган авыл халкының төп шөгыле — игенчелек, терлекчелек. Авылның истәлекләргә бай, үзенә генә хас урыннары күп.
Революциягә кадәр авылда Андрей Никитин дигән бай яшәгән. Аның Васильевлар (Әндейләр) каршында май заводы булган. Заводта уллары эшләгән. Авылда, күперне чыккач уң якта Панфиловларның (Папыйлар) йон заводы торган. Әвеннәре Козловлар каршында, тау кырында булган аларның. Анда ашлык киптергәннәр. Әвендә Василий Иванов та эшләгән. Папыйларның Козловлар урынындагы кладовойларын, колхоз төзелгәч, әвен итеп эшләгәннәр. Панфиловларның бакча артларындагы яргычларында ашлыкны ат белән ярганнар. Чишмә кырында әле байларның атлар фермасы да булган.
Җөри авыл уртасында элек каравыл өе булган. Анда төнге дозорга чыккан кешеләр, авылдагы иминлекне күзәтеп төн үткәргәннәр. Революциягә кадәр ир- атлар шунда җыелып кич утырган, тәмәке тарткан, төрле хәбәрләр сөйләшкән.
Гражданнар сугышы вакытында каравыл өенә яраланган кызылармеецларны алып кайтканнар. Үзенә күрә кызылларның штабы булган.
Колхоз оешкач, авылда — 4 бригада, һәр бригадада 25 әр ат булган. Авыл башында су тегермәне эшләгән. Аның бөясен ел саен төзегәннәр. Ашлыкны ат белән ташыганнар, кул белән чистартканнар, кул белән үлчәгәннәр. Көлтә биреп торучы булып М. Кушаев эшләгән. Колхозның беренче сыер фермасы Илья Семеновларның хуҗалыгында урнашкан, аннан соң аны авыл башына, суның теге ягына күчергәннәр. Амбар янында колхоз әвене булган. Тәкәрлектә, Капитоновларның кладовойларында сепарат аертканнар.
Хәзерге Коммунистлар урамындагы Петр Козлов йортында пункт булган. Анда Петр Петров эшләгән. Хәзерге клуб элек мәктәп ролен үтәгән. Аны Сергей Егоров 1937 елда төзеткән. Ә клуб почта урынында агачтан булган. Чатта кызыл почмак булган. Соңыннан аны кибет итеп үзгәрткәннәр. Бадышевлар бакча башында урак белән урган көлтәне киптерә торган 3 әвен булган. 69-70 елларда, хәзерге каравыл өе җиткерелгән. Аның бер өлеше пекарня булган. Анда Казиван малае эшләгән.
Хәзерге вакытта Җөридә мәктәп, контора, ашханә, клуб, китапханә, почта, балалар бакчасы, медпункт, интернат һәм кибет бар.
70-80 елларда авыл советы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча шактый эш алып бара — көнкүреш хезмәте күрсәтү (КБО) йорты ачыла. Аның өчен Павловлар (сатучылар) янында махсус йорт салына. Анда Пелагия (Мәкәрҗә) Васильева эшли. Товарны Мамадыш КБОсыннан алып кайта. Соңыннан өеннән сата, туксанынчы елларда КБО бетә.
Клуб һәм китапханә
Җөри авылы кешеләре элек-электән җырга-моңга бай булганнар. Аларның яшьләре кичке уенны авыл башындагы аланлыкта оештырган. «Керәшеннәр әйттерә» дип тыңлаганнар шүләнгерләр. Кичке уеннарда башлап уен оештыручыларны яшьләр үзләре билгеләгән. Авылда совет власте урнашкач ял итү, бәйрәмнәр дә үзгәргән. Җөри авылы чатында, «Кызыл почмак» ачылган. Анда патефон уйнатканнар, яшьләрнең җыелышлары булган, укый белгәннәр җыелышып газета укыган.
Тау ягы урамында яшәгән Андрей Никитинны колхозлашу елларында авылдан куганнар. Хәзерге почта урынында аның бер йорты булган, аны клуб итеп үзгәрткәннәр. 1961 елда агач мәктәп салынгач, клубны элекке таш мәктәпкә күчергәннәр. Анда клуб мөдире булып бик озак еллар Иван (Җомбый) Васильев эшләгән. Ул плакатларны оста язган, колхоз идарәсеннән кушылганны вакытында эшләгән. Авылда атаклы гармунчылар Иван Капитонов, Михаил Яковлев, Константин Новиков, Николай Кушаев булган. Яшьләр авылдан киткән саен уеннарда катнашучы да кимегән. Клуб та заманча, мәдәният йорты дип йөртелә башлаган. Анда Петр Воробьев эшләгән. Ул да колхоз җитәкчеләре кушканны үтәүче булган, ферма, клуб, гараж, амбар өчен плакатлар ясаган. Әкренләп Җөри авылының 3, 5, 7ле биюләре, түгәрәкле уеннары, "Наза«лы уйнаулары онытыла барган. Онытылганнарны кире кайтару максатыннан, хәзер Җөридә «Көмеш тәңкә» фольклор ансамбле эшли.
Авылның истәлекле урыннарыннан берсе булган китапханә Җөри авылында элек мәдәният йортының бер бүлмәсендә генә булган. 1999 елның январеннан анда аерым китапханә эшли башлады — Комаровка авылы китапханәсе күчерелде. Анда Галина Иванова эшли. Китапханә бик бай, мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен ул — белем чыганагы. Галина Робертовна авыл халкы белән бергәләп төрле чараларны, бәйрәмнәрне күңелле, эчтәлекле итеп, яңа төсмерләр белән оештыра.
Белем учагы
1918 елда мәктәп ачылгач та балаларны шунда җыеп укырга өйрәткәннәр. Соңыннан, авылның Вахит очында салынган типовой мәктәбе тузгач, элекке каравыл өе урынына усак агачтан 1961елда яңа мәктәп салына. Ләкин ул 1987 елда июнь аенда яна. Ул вакыта инде хәзерге урта мәктәп салына башланган була. Янган мәктәп күмерләрен түгәләр. Аның урынына каен агачлары үсеп чыга, ул урынны халык «иске мәктәп урыны» дип атап йөртә.
1918 елдан башлап Җөри мәктәбендә укыткан укытучылар бик күп. Аларны укучылары хәтерли, хөрмәт белән искә ала. Алар — Семен Иванов, Хәдичә Баязитова, Вахит авылыннан килеп укыткан Мәгъфүрә Шәвәлиева, Вагиза апа Хөснетдинова, Сәлимә Исмәгыйлова, Рәхилә Закирова, Пелагия Кунакова, Гөлфинур Гатина, Анастасия Максимова, Елизавета Игнатьева, Елизавета Вятскина һәм башкалар. Башлангыч мәктәп техничкалары: Зоя Медведева, Анастасия Федорова.
Җөри авылында 392 урынга исәпләнгән яңа мәктәп 1988 елның 31 августында ачыла. Аны Мамадышның 2нче ПМКасы төзи. Аның җитәкчесе — Х. Вафин. Мәктәпнең беренче директоры — Раиф Хәйдәров; завучы — Гөлфинур Гатина, оештыручы —Зиннур Гайнетдинов. Бүгенге көндә Владимир Кузнецов җитәкчелегендәге мәктәп гөрләп эшли. Балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирә. Күп кенә конкурсларда, төрле ярышларда катнашып зур үрләр яулый.
Географик атамалары
Авылга кабатланмас ямь биреп торган урын — биек Кала тау бар. Аның исеме элекке заманнардан ук тарихка кереп калган. Дошман явының бу якларга килүен ишеткәч, авыл халкы шул тау артында яшеренергә урын әзерләгән. Ул кальга-саклагыч ролен үтәгән. Безнең көннәргә ул "Кала тау«га әйләнеп килеп җиткән. Иң биек тауларның берсе булып Сәрдә тавы тора. Элек анда сәрдә үләне бик күп үскән. Шуның өчен дә аны Сәрдә тавы дип йөртә башлыйлар.
Кала тау астында, басу белән таулар арасында, Ишем күле дип аталган елга бар. Элек авылда Ишем исемле карт яшәгән. Елга арасындагы сулыкны бу карт гел карап торган: киндер, мунчалалар салып, суны бөяп торган, чүп-чардан чистарткан. Шулай итеп ул сулыкны саклап калган. Ә бу урын, шул карт истәлегендә Ишем күле дип атала башлаган.
Авылның бер ягында таулар булса, икенче ягында — урман. Аны Кара урман дип тә йөртәләр. Кара, чөнки элек ул бик куе һәм төрле ерткыч җәнлекләр яшәгән урман булган. Урман биегрәк җиргә урнашкан.
Тау астыннан халык яраткан һәм үз иткән, иң изге, иң кадерле җирләренең берсе — Тәпи чишмәсе дип аталган кечкенә генә чишмә ага. Тәпи чишмәсенең исеме кайдан килеп чыккан соң? Борынгы әби-бабаларз яшәгән чорда тәпие авыртудан интегеп, җәфа чиккән баласын әни кеше шушы чишмә суында юа торган була һәм ни гаҗәп, савыгып, терелеп, бала аягына баса. Менә шуннан соң «Тәпи чишмәсе» дип исемләнеп, әле бүгенге көннәрдә дә күз карашын иркәләп тора. Тәпи чишмәсе турында авыл халкы төрле риваятьләр чыгарган. Чишмә кырында бер кечкенә елга бар. Аның исеме Аю елгасы. Чөнки анда элек аюлар күп булган. Авыл халкы, алардан шүрләп, урманга да барырга курыккан. Шуңа күрә дә ул Аю елгасы дип йөртелә башлый.
Авылны икегә бүлеп, Лыя суы ага. Җәй көне елгада бала-чага чыр-чу килеп су коена. Элек бу елганы бөяп тегермәннәр төзегәннәр. Шүләңгер белән ике арада суның тирәнлеге дилбегә буена кадәр җиткән. Электр тегермәннәре төзи башлагач аны бөяү тукталган. Җөридә буаны «бөя» дип сөйләү элеккедән килгән. Ул инде хәзер бик сай, һәм анда балыклар да күп түгел. Элек аның бик тирән урыны булган. Инешнең бик тирән, бөтерчекле урынын Убырлы тугай дип йөрткәннәр.
Югары очта, инешнең икенче ягында, бер аланлык бар. Аны бөтен кеше Кәҗә аланы дип йөртә. Элек ул урында кәбестә бакчасы булган. Ул бакчага кәҗәләр кереп йөдәткәннәр. Шуның өчен дә ул Кәҗә аланы дигән исем алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Здорово!
0
0