Кайбыч ягы керәшеннәрен мәлки керәшеннәре дип тә йөртәләр
Татарстанның Кайбыч районында гомер итүче керәшеннәрнең үзенчәлекле бер төркемен тау ягы керәшеннәре, ырым керәшеннәре яки мәлки керәшеннәре дип йөртәләр. Халык телендә иң киң таралганы – мәлки керәшеннәре. Әлеге төркем Кайбыч районының якынча 25% халкын тәшкил итә (4 мең кеше тирәсе).
Биредәге 11 авылда керәшенннәр яши. Бу Хуҗа Хәсән, Мәлки (Кырбаш), Соравыл, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит, Камыллы, Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа, Кушкүл, Александровка. Әлеге авыллар Татарстан белән Чуашстан чигендә урнашканнар. Күрше булып торган авылларның халкы элек-электән бер-берсе белән нык аралашканнар. Бу төбәктә чуашлар белән гаилә бәйләнешләре дә көчле булган, киленнәрне чуашлардан алу гадәти күренеш булып саналган. Әмма чуаштан килгән киленнәр керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшүгә күчеп киткәннәр. Биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чуашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр. Тау ягы керәшеннәре сөйләше башка төркем керәшеннәреннән аермалы. Тел белгечләре аны мишәр диалектына якынрак диләр, шулай ук чуваш теле йогынтысын да билгелиләр. Этнографлар мәлки керәшеннәренең костюм комплексында да мишәр һәм дала чувашлары – анатри өс киемнәре белән охшашлыклар бар диләр.
Бу төбәк керәшеннәрендә бик күп мәҗүсилек билгеләре, борынгы ышанулар сакланып калган. Һәр авылда кирәмәт урыны бар. Анда йә чокыр булган, яисә агач үсеп утырган һәм ул урыннарга акча ташлаганнар, корбан чалганнар.
Мәлки керәшеннәре үз халкының борынгы җыруларын, уен, өмә көйләрен, май чабу, табын арты, кунак, рекрут, кыз елату, туй җырларын гаҗәеп бай һәм зур мирас итеп бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев