Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Иванай авылын керәшеннәр, үзара, Туплат дип йөрткән

Казан педагогия курсларының I курс тыңлаучысы Иван Николаевич Никитинның ТАССРның Лаеш кантоны Кәдрәк волостена кергән Иванай авылы турындагы язмасы (1921 ел).

Минем авылым Казан губернасының Лаеш өязе Кәдрәк волостенда урнашкан, аның ике исеме бар. Русча ул — Иванаево, ә керәшенчә Туплат дип йөртелә. Хәзерге вакытта бездә халык 800 җаннан күбрәк, 300ләп өй бар.

Авыл өч яклап — урман, ә бер яктан урман белән әйләндереп алынган. Авыл эченнән елга ага, аның исеме юк. 

Халык — җир эшкәртү, бераз умартачылык белән шөгыльләнә. Крестьяннар үз җирләрен яхшылап эшкәртәләр, шуңа аларның икмәге яңа ашлык өлгергән вакытка кадәр җитә. Әгәр артып калса, саталар һәм үзләренә кирәк әйбер алалар.

Иванайдагы бәйрәмнәр. Язгы бәйрәм — Май чабу. Ул бер атна дәвам итә һәм күңелле үтә. Яшьләр һәр кич тауда шуалар, ә көндез атка утырып йөриләр. Аннан соң — иң көтелгән бәйрәм Пасха. Пасхада егетләр, кызлар һәм, картлардан кала, олылар күкәй тәгәртеп уйный. Пасханың өченче көнендә Сөрән көн уздырыла. Бу көнне, төнлә белән, егетләр ир-атлар йортындагы капка, юшкә һәм башкаларны урлап алып китеп, кайда да булса куеп калдыралар. Аннан соң уҗым басуына барып, салам яки учак яндыралар. Шуннан барысы да өйләренә йокларга кайтып китә.

Ә иртәгәсен, иртә белән, ирләр үзләренең югалган әйберләрен эзлиләр, тапмасалар, егетләрдән сорыйлар. Егетләр аларга үзләренең кайда яшергәннәрен әйтәләр.

Җәйге бәйрәм — чүк. Бу бәйрәм Тройсыннан соң бер атна узгач була. Ул — керәшеннәрнең иң күңелле бәйрәме. Бәйрәмнең беренче көнендә тәкә суялар. Егетләр төшкә кадәр яулык җыя. Төштән соң атлар чабышы башлана, бәйрәм өч көн дәвам итә.

Искәрмә: кухняда дежур тора идем, вакыт булмады, шунлыктан бик аз яздым.

(Чыганак: Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институтының фәнни архивы, Н. В. Никольский фондының 1нче бүлеге, саклау берәмлеге — 309, 59нч, 60нчы битләр).

«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев