Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Югары Мирәтәк керәшеннәре — 100 ел элгәре

Өчьеллык Казан керәшен педагогия курсларында укучы Илья Васильевич Капитоновның 1921 елда язылган керәшеннәрнең көнкүреше һәм йола-гадәтләре турындагы иншасы. Илья Капитонов 1904 елда Лаеш кантоны, Казыл волосьтеның Югары Мирәтәк (хәзерге Теләче районы) авылында туа.

ФОТО: Теләче районының Югары Мирәтәк авылы башлангыч мәктәбе укытучысы Тихон Емельянов — укучылары белән. 1952 елның 28 марты.

Керәшен, балаларына сигез яшь тулгач, бирә укырга школга. Анда өйрәнәләр язарга, укырга, исәпләргә. Кызларын аналары өйрәтәләр орчык эрләргә, киндер сугарга. Керәшен авылында кайчагында була пожар. Пожарда була йортсыз-җирсез калган кешеләр, кереп торалар кеше өенә, карендәш-ыруларына. Безнең авылда карганалар «икмәктер», «җиргә ятып үлием» дип. Өйдәге җәмәгатьләрне эшкә кушып, карап тора җәмәгатен дә олы кеше. Аннары баш кеше исерсә, карап кушып тора олырак туганнары. Малайлары үсеп җиткәч, өйләндереп, аларны йорт салып чыгара үзенә тиясе малны биреп, аннары алып кала кече малаен. 

Авылда урысча сөйләшә белүче кызлар йөз кешеләп бар. Бөтенләй урысча сөйләшүче семьялар авылда юк. Керәшен халкы була төрлечә: кайсыла ры җибәрә кунарга бер-бер кешене. Кайсылары җибәрәләр белгән кешесен генә. Керәшен кешесенә бер-бер белеше килсә, аның белән, пирбый, исәнләшеп күрешәләр. Аннары утырталар түргә, аннары киткән чагында барысы белән күрешеп аларны озатып җибәрә. 
Әүвәле уйнаганнар гөслә белән, тимпан белән, хәзер инде күбесенчә уйныйлар гармун, кубыз, думбыра, тагы бүтәннәр белән дә. Безнең авылда җыенга ирләр дә, хатыннар да чыгалар. Җыенда баш булып торучы авыл кешеләре сельсовет дип атала. Аларга приказлар килә урысча, аны халыкка күрсәтәләр керәшенчә.

Безнең авылда андый-мондый бурны урлаганда тотсалар, йә шулчакта ук бәреп үтерәләр, йә бирәләр судка. Безнең авылда картлардан калган сүзләр: казыма кешегә баз, казыган ба зыңа үзең төшәрсең; күк — күз, урман — колак. Андый-мондый чир тисә, безнең керәшен халкы бара тизрәк больниска. Керәшеннәр кеше үлгәчтен барып әйтәләр попка, үлгәч үлекне гроб ясап салалар гробка. Бер көннән соң туганнарын чакырып бергә озаталар чиркәүгә. Чиркәүгә алып баргач, пуп укыгач илтеп күмәләр зиратка. Үлгән кешенең була тугызы, кырыгы, ашы.

Безнең авылда сөйләшәләр шушылай: явым буласы булса, әйтәләр «ай сыртын аска салып тора» дип, аяз буласы булса — «ай өскә биреп туа» дип. Керәшеннәр сөйләшәләр «йолдыз коелса, үлгән кеше була» дип. «Җил төн ягына әйләнсә — суыкка, җил төшлеккә әйләнсә — җылыга». Казан губернасы элек татар булган. Безнең тел дә шуңа күрә татарча. Элекке татар булганга үлгән кешене сөйләшәләр тәне генә үлә дип, җаны үлми. Җаны аның, үлмичә, Алла каршына сорауга китә дип. 

Безнең керәшеннәр убыр турысында әйтәләр болай: абзарга керсә, убыр янчи буаз сыерны, ул аннары бозау сала, сарыкны бәрән салдыра дип. Керәшеннәр, абзарга убыр кермәсен өчен, абзар капкасына дегет белән кач куя, йә дегет савытын абзарга почмакка элеп куя. Аннары убыр керми дип әйтәләр. Безнең авылда убырлы кешене шуннан беләләр, ул кешегә тегеләй алмаганлыктан дип аннары аның күзендә кешесе була диләр аягы-башы түбән. Убырлы кеше үлгән чагында убырлыгын кешегә бирмичә үлә алмый диләр. 

Керәшен яшьләре өлеш ала елына бер тапкыр. Картлары белән карчыклары алалар кайсылары өч тапкыр, кайсылары дүрт тапкыр да алалар. Керәшеннәр бәйрәм итә зурлап бәйрәмнәрне: Олы көн, Троицын, Көзге Метерей бәйрәме, Питрау, Пыкрауны, тагы майны, бүтән бәйрәмнәрне дә бәйрәм итәләр.

Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. китабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев