Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

Чәнәшкә дигәнне ишеткәнегез бармы?

Керәшеннәр сөйләмендәге онытылып баручы сүзләрне искә төшереп үтик.

Гүрнәчә — өй түре, ак өй.

Чәнәшкә — кечкенә чана.

Тәҗел — тиз, өлгер, җитез.

Туера — яшь имән яки бәрәннәргә җыйган иман себеркесе.

Тустыган — кружка, стакан.

Чәркә — аяклы рюмка.

Подаука — махсус үлчәм итеп ясалган 1 пот (16 кг) сыешлы, бер тоткалы юкә кисмәк. Ашлык үлчәү өчен кулланылган.

Җәйләү — чәй тәлинкәсе.

Чабагач — ашлык сугу өчен ике өлешле таяк (цепь).

Әпрәмән, әпертмән — әрекмән, тигәнәк (лопух).

Маймыч — hәp төр балыкның да ваклары (малек).

Койка, дерелдек — холодец.

Кумышкы — бары тик бодайны гына әчетеп куган исерткеч эчемлек (самогон).

Дурчмак — бәрәңге пәрәмәче.

Дәүшләмә — ит белән бәрәңгене тагаракта тәпке белән чабып, пичтә тәнәткән ризык.

Шишәрә, шишара — бавырсакның бер төре, су яки сөткә тоз, шикәр, он салып, тыгыз камыр басалар, вак кына турап майсыз табада куырып алалар. Олы көндә, Рождествода балаларга чикләвек урынына бирәләр. Кайбер якларда майда да кыздыралар.

Сүндәрә, сәндрә — (полати) пич белән стена арасында, түшәм астында такталардан ясалган йоклау урыны. Элеккеге керәшен өенең иң җылы, иң рәхәт, иң тыныч җире, бигрәк тә балалар, картлар өчен.

Гүрмәч, гүлбәч — пич белән стена арасындагы аралык.

Гөрчемәк — күз бәйләшле уен.

Чөлкәбаш — бәйләнгән кыска оек (носки).

Ыштыр — аяк чолгавы.

Кәдыйр — язмыш.

Шырантай — җиңел акыллы. җилбәзәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев