Бакалы керәшеннәре җыруы: «Солдатлар китәләр уйланып...»
Этнографическая мозаика

Бакалы керәшеннәре җыруы: «Солдатлар китәләр уйланып...»

«Народные песни кряшен Башкортостана» җыентыгыннан алынды.

Солдатлар (дай) китәләр, (ай), уйланып,
Билләренә каешлар бәйләнеп.
Исәннәр (дәй) йөрсәк (лә) без кайтырбыз
Туып-үскән илләргә әйләнеп.

Качтылар (да) тургайлар – күрдегезме,
Авылларга менеп (лә) җиткәнче.
Бер ходайның язганын без белмибез
Алдыбызга килеп (лә) җитмәенче.

Кара урманнарны (ла) чыккан чакта
Камчыларым калды (ла) каерылып.
Камчыларым өчен (лә) үкенмимен,
Туганнарым кала (ла) аерылып.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев