Кайгылы чакта көенмә... Җырчы Җәкәү шигыре
Кайгылы чакта көенмә,
Тыныч торам дип сөенмә,
Бу дөньяның хәсрәте
Һәр кешенең өендә.
Кайгылы чакта тынычлык
Ходайның үзеннән киләдер,
Килгән тынычлыкны тоючы
Төрле сыналуны җиңәдер.
Кайгылар килә бәндәгә
Үткән тормышын сизәргә;
Үткән тормышын аңлаган
Биренә Алланы данларга.
Алланы данлаган бәндәнең
Кайгылы көннәре тиз үтә,
Үткән көннәрне тикшерсәң,
Алланың изгелегенә ис...