Җаныбыз ял итте
Илебезгә тынычлык, халкыбызның тормыш хәлләр яхшыруын теләп Яңа елга атладык.
Казанда яшәгән керәшен карендәшләребез, дусларыбыз белән чиркәүдә очрашып, Рождествоны каршылаганнан соң бергә җыелыштык, яшь вакытларны искә төшереп, үзебез белгән, әби -бабайлардан, әти-әниләрдән калган йолаларны яңарту иде исәбебез.
Элекке вакытларда авыл халкына бераз ял итеп алырга кышкы көннәрдә генә вакыт табылган....