Туганайлар

КҮҢЕЛЛӘРЕБЕЗ ЧИСТАРДЫ

19 январь - Православныйлар өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне барлык сулар аруландырыла, аларга күктән көч иңә һәм бар төрле авырудан да, әлеге көнне алынган су ярдәмендә дәваланырга була. Көн дәвамында кач маныла, ә халык өйләренә арыу су алып кайтып тәре яннарына куя, чәй кайнатып семья белән җыелып кодрәтле...

19 январь - Православныйлар өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне барлык сулар аруландырыла, аларга күктән көч иңә һәм бар төрле авырудан да, әлеге көнне алынган су ярдәмендә дәваланырга була.

Көн дәвамында кач маныла, ә халык өйләренә арыу су алып кайтып тәре яннарына куя, чәй кайнатып семья белән җыелып кодрәтле чәй эчә. Ул гына да түгел, 19 январь кыю йөрәкле православныйлар өчен авырулардан, җазыклардан төзәлер өчен су керә торган көн дә әле. Кыш ничек кенә кырыс булып, су керергә теләүчеләрне куркытырга тырышса да, җиңә алмый, чөнки Ходайның кодрәте барыннан да өстен.

Татарстанның төрле почмакларында урнашкан керәшен авылларында бу көнне кач манылып, сулар аруландырала. Балык Бистәсе районында урнашкан Каз-Чаллы һәм Иванай, Кукмара районының Село Чура авылларындагы бәйрәм мизгелләре белән газета укучыларыбызны да таныштырасыбыз килде.

Кукмара районындагы керәшен авылы Чурада яңа купель ачылу тантанасына барып кайтырга уйладык. Чура авылына килеп кергәндә үк мәһабәт зур бина - "Мәдәният йорты" балкып тора. Янында шактый зур каток та төзелгән. 700 дән артык кеше яши торган авылда балалар саны да аз түгелдер, чөнки мәктәп бинасы да бик зур.

Яңа төзелгән матур купель янына җыелган халык безне таң калдырды. Монда Чура авылы халкы гына түгел, башка төбәкләрдән дә җыелганнар иде. Шунысы сөенечле, авылда эш сөючән, ачык йөзле, керәшенчә басынкы, мул тормышлы тырыш кешеләре яшәгәне йорт-җирләреннән үк күренеп тора. Бу яшь буынга да кечкенәдән сеңеп бара торган уңай үрнәк.

Село Чура

Чура халкы гомер-гомергә динле булды. Бөтен Татарстанга көндез чыра яндырып эзләп тә, керәшен священнигы табып булмаган чакта - Чурада үз священниклары, отец Филипп. Үз хуҗалыгы, үз йорты белән яшәп ята, үзенә дәвамчылар әзерли. Качману көнне дә бәйрәм келәвен улы - священник отец Рафаил уздырды. Чиркәүне дә биредә дөньялар үзгәрү белән, шулай тиеш дип кабул итеп, тавыш-тынсыз гына, бөтен авыллары белән торгызып куйдылар. Менә 20 ел инде, иман йорты авылга ямь биреп, халыкны тәрбияләп, бәла-казадан саклап, күңелләргә өмет салып тора.

Андый чакта бер башлап йөрүче, күз-колак булып торучыдан башка булмый. Андыйлар күп, тик Алексеевлар турында аерым әйтергә кирәк. Анна түти инде күп еллар чиркәүнең "тоткасы", җыручы әбиләрнең өлкәне, үлем-китемнәрне, дини бәйрәмнәрне җоласына китереп оештырып йөрүче. "Безнең әби дә шундый иде," - дип искә ала улы Николай. - Авылда авторитеты зур булды. Олы көн җитсә, урам уртасына чыгып баса иде. Күкәй җыярга чыккан балаларның яклаучысы, аларны "контрольгә алырга" теләгән укытучыларның "грозасы" иде ул. "Ходайны рәнҗетмәгез, килер бер көн, чиркәүләр гөрләп эшләп торыр", - дип әйтә иде әби. Ул чакта аның сүзләреннән көлделәр. Ә ул алдан күрә белгән икән", - ди Николай Николаевич . "Оясында ни күрсә..." диләр безнең халыкта. Уллары Николай Алексеев бүгенге көндә Ходайга яраулы эшләрне оештыручы гына түгел, спонсор да. Менә ачылган яңа купель да аның булышлыгы белән торгызылган. Ярдәмчеләрдән башка гына булмаган, әлбәттә, "мир белән" күтәргәннәр. Николай Алексеев, Николай Агачев, Олег Дмитриев, Анатолий Осиповларны аерым-аерым, халык алдында зурладылар, бүләкләделәр. Тантанада район администрациясе башлыгы Сергей Димитриевның да булуы халыкның ышанычын, өметен арттырды.

Кайтып китәр алдыннан яңадан купель янына килеп, үзебез белгән иманнарыбызны укып торганда аруландырылган суда чумынырга кеше булышлыгы белән генә йөри ала торган ир кешене алып килделәр. Аның күзендә, чыраенда чын күңелдән ышанып, терелеп аякка басарга булган өмете күренеп тора иде. Аның ышанычын Ходай сөендерер, кабул итәр дип, без дә чын теләктә калдык.

Казаклар Чаллысы - Иванай

Дүшәмбе, эш атнасының беренче көне булуга да карамастан, бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Ерак араларны якын итеп, шәһәрләрдән дә кунаклар кайткан. Һәркемнең йөзендә бәйрәм рухы. Бу көнне Ходайның кодрәтләрен күп күзәтергә була. Мәсәлән, кемдер су алырга төшкән җиреннән дә туңып тора, башка берәү, чишенеп бозлы суга керә.

Казаклар Чаллысы авылы инде елдан артык чиркәүле булганына сөенеп бетә алмый, ләкин үз священниклары булмау, халыкны бик борчый.

Иванай авылында да шул ук хэл. Тиздән аларның үз чиркәүләре булачак, әмма священниклары юк. Күп еллар дәвамында келәү йортында әбиләр үзләре җыелып келәү итә. Ничек кенә булмасын, быелгы бәйрәм тиешенчә, священник бәхиллеге белән узды.

Бик күп арыу эшләрнең башында торган, бүгенге көндә Казанда яшәүче, Иванай авылы егете Александр Иванович Баширов, Кач ману бәйрәмен уздырыр өчен, әле күптән түгел олы эшкә аяк баскан, яшь булуына да карамастан, үз эшен яхшы белүче священник отец Геннадий Сизовны алып кайткан иде.

Келәү Каз-Чаллыда башланып, Иванай авылында дәвам итте. Ике авылда да качны отец Геннадий үзе манып, келәү уздырды. Келәү бетүгә, халык алып төшкән савытларына аруландырылган су алды.

Иң ахырда, суыкны куркуга салып, ирләр генә түгел, хәтта хатын-кызлар да су керде. Ә бу вакыттагы дулкынлану хисләрен әйтеп бетерерлек түгел...

Ахырдан отец Геннадий халыкны бәйрәм белән котлап, тәре үптереп, үгет әйтте, халыкка бәхиллеген бирде.

Священник уздырган әлеге олы бәйрәм ике авыл өчен дә бик сөенечле булды! Киләсе олы бәйрәмнәр дә отец Геннадий бәхиллеге белән узар, дигән өмет күңелләргә кереп калды.

Людмила БЕЛОУСОВА,
Пелагея МИХАЙЛОВА
Надежда ТОКРАНОВА
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: