Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Славут әйтәм, тыңлагыз!

Туым бәйрәменә багышланган славут җыруларын 7 январьдан 18 январьга кадәр Нардуган көннәрендә башкарганнар.

Иисус Христосның Туган көне (Рождество, Туым бәйрәме, Нардуган, сәүмәт, Авыз ачу көне).

Туым бәйрәменә багышланган славут җыруларын 7 январьдан 18 январьга кадәр Нардуган көннәрендә башкарганнар. Җакты көннәрнең беренче бәйрәме: Ходай Алланың, Коткаручы Иисус Христосның Туым (Туган) көне. Туым бәйрәменең алгы көненнән башлап, авыл балалары һәм яшьләре Иисус Христосның Туган көненә багышланган славут җырулары башкарганнар, өй саен җырлап йөргәннәр. Җырулар башкарган өчен аларга татлы ризыклар һәм бүләкләр биргәннәр. Шул ук җыру-бәетләрне өйдә һәм чиркәүгә бәйрәм келәвенә барырга әзерләнгәндә дә, чиркәүгә барганда да башкарганнар.

Иске йола буенча, ел тәүлеге Бөек Василий кичәсе белән беткән һәм Бөек Василий көне белән башланган (14 январь). Халыкта яңа елны "Василий көне" дип йөрткәннәр. Бу көнгә махсус багышланган тропарьлар һәм дини сюжетларга корылган җырулар башкарганнар. Җырулар арасында чиркәүләр төзергә, Каппадокиядә Кесария каласында архиепископ булган җактылаучы (просветитель) Бөек Василийны олылауга багышланган җырулар зур урын алып торган. Василий көнендә бер борынгы йола булган: төш вакыты алдыннан балалар, яшьләр авыл урамнары буенча йөргәннәр, һәрбер өйнең тәрәзәләре алдында ашлык чәчкән кебек итеп бөртекләр сипкәннәр һәм славут җыруын башкарганнар.

Туым һәм Яңа ел бәйрәмнәре - Нардуган (кышкы изгелекле көннәр) - чыгышлары буенча игенчелек календареның иң күренекле көннәре - кояшның кышкы торышы белән бәйле. Нардуганның (сәүмәт көннәре) икегә, ягъни "изге кичәләргә" (7 январьдан 14 январьга кадәр) һәм "куркыныч кичәләргә" (14 январьдан 19 январьга кадәр) бүленгәнен искәртү кирәктер. Аларны Василий көне (14 январь) аерып торган.

Славут җыруы

* Эй, Христос Аллабыз! Синең тууың белән донҗага белем җактысы җәшнәгән. Шул белем җактысы белән, җондозларга табынучылар бер җондоздан белеп, чыннык кояшы дип килеп Сиңа башырганнар. Сине күктән иңгән, җаңа чыккан кояш дип белгәннәр. Эй Ходай, шөкер сиңа!

* Бүген Кыз мәңгедән барны тудырган. Җакынына бара алмаслыкны, җир абзарда кундырган. Көтүчеләр белән пәриштәләр мактаганнар, җондозчылар җондыз белән килеп Сиңа башырганнар. Мәңге Алла безнең өчен җәш бала булып туган!

Аппак карлар җауган чакта

Г. Макаров сүзләре һәм музыкасы

Аппак карлар җауган чакта,
Төбәлеп күккә кара:
Күктә Арыу Кыз Мария
Чиркәүгә таба бара.

Ходайга бүләк китерә,
Җакты төскә инәлә,
Балавыз шәмнәр җандыра,
Күкрәккә кулын куя.

Барча изгеләргә әйтә:
Сез Ходай мәндәләре*,
Белгәннәрне өйрәтегез,
Җакшыга үгетләгез;

Ходайга иман җырлагыз,
Күк Патшасын даннагыз!
Иисус Христос туганын,
Җакты бәйрәм җиткәнен.

Торыгыз, хөрмәтле байлар,
Безнең юмарт хуҗалар!
Торыгыз мамык түшәктән,
Кырмалы урындыктан!

Киң ачыгыз капкагызны,
Җакты бәйрәм җактырсын!
Киң ачыгыз ишекләрне,
Җакты бәйрәм балкысын!

---------------------------

* мәндә - бәндә 

Көй нотасы:

 

Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган 
Родился Иисус Христос, зажглась звезда на небесах 
 
Кояш нурларында бер тутый кош уйный, 
Каурыйларын коя, жырыуын жырлый. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Нигя кюк кюкрямей, тауышын чыгармый? 
Вифлийемнен кюгендя жакты жондоз кабынган. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Бу ӧйнӧн хужасы – ауылнын жумарты – 
Кабкаларын ачыб бюляк тарата. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2) 
 
Ишек алдыгызга таҥ нурлары тӧшкян, 
Таҥ нурлары белян дяӱляте иҥгян. 
 Иисус Христос туган, кюктя жондоз кабынган. (2)

Көй нотасы:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

16

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев