Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Чигүле мендәрләре лә, бизәкле бистәрлә

“Исерек аракыны ташлый алмаган кебек, чигүне ташлый алмыйм. Чигү күңелемә ял бирә”, – ди Мөслим ягындагы Керәшен Шураны авылында яшәүче Таисия Шәрәфетдинова.

“Вакытың булса, чигү чигеп утыруның ние бар инде аның”, – дип әйтергә җыенасызмы? Ә мин менә алай дип әйтергә кыймыйча торам әле. Беренчедән, Таисия Ивановнага – 77 яшь. Икенчедән, хәлне ала, күз үткенлеген бетерә торган коронавирус аларны да читләтеп узмаган, икесен дә еккан. Тормышның шундый борылыш алуы да Таисия түтине төсле җепләреннән, ак җирлеккә бизәк булып төшә торган чигешләреннән аера алмаган. Ул һаман да чигә, ыргак белән бәйли. Ә моңа кадәр абзар тутырып асраган терлекне, үзләре чирләп терелгәннән соң, бетерергә туры килгән. Хәзер инде ишегалдында кәҗә һәм сарык тавышлары ишетелми, ә шулай да тавык-чебеш тибенеп йөри әле.

Таисия түти үзе Минзәлә районының Түбән Юшады авылы кызы. Керәшен Шуранындагы туганнарына кунакка килгәч, үзенә тормышта пар булачак Рим белән танышкан. Үзеннән биш яшькә олырак бу егетнең әнисе Татьяна – керәшен, әтисе – татар. Әти-әнисе уллары Рим бәләкәй чагында ук аерылышканнар. Нәтиҗәдә, бала керәшен авылында, керәшен гадәтләре, йолалары йогынтысында, чын керәшен егете булып үскән.

“Быел сентябрь аенда безнең бергә яшәүгә 60 ел була. Үзем – механизатор, 18 ел комбайнда да эшләдем, – дип сөйли Рим дәдәй. – Бу өйне, Яков Петров яшәгән нигездә, 1968 елда үзебез салдык. Үз нигезем олы урамда, чокырда ук иде. Монысын арт урам дип йөрттек. Ул елны Яков дәдәй белән Сабантуйда сөйләшеп киттек тә, “минем кырыйда сал, кереп карап та йөрерсез” , диде. Аның өе бәләкәй генә иде. Яков дәдәй чирләп үлеп киткәндә өй бурасы монда буралган иде инде. Малайлары кайткач, ихатаны рәсмиләштереп, аның өенә күчеп килдек, ашларын үткәрдек”.

“Авангард” колхозында сыер савучы булып эшләгән, соңыннан ун еллап механизаторларга ашарга пешергән Таисия түти белән Рим дәдәй биш бала үстергәннәр.

“Ирина – авылда, кивебез Виктор – Приют Шураннан. Килеп булышып йөриләр. Ирина көн дә сөт китерә, – дип балалары турында шундый яратып сөйли Таисия түти. – Улыбыз Геннадий Чаллыда яши, ә Нина белән Галя – Казанда. Володябыз да Чаллыда тора иде, 4 ел элек теге дөньяга китте. Анысының хатыны – Нариман авылыннан (Түбән Кама районы – ред.) Николай Федоров кызы Татьяна. Балалары Руслан, Аделина. Уллары Руслан Симферополдә хезмәт итеп кайтты”.

Олы көнгә, балалары кайтуга, элеккечә, суган кабыгына күкәй манулары турында да озаклап сөйләде Таисия түти. Тәре почмагын да матур итеп бизәп куйганнар. “Искесе нык тузган, шуңа түргә үк куйдык, алда – яңарагы”, – дип, почмактагы тәреләрне кулына алып күрсәтте дә әле ул. Аның кулында – еллар агышы үз эзен салганлыктан таушалган борынгы тәре. Аны күргәч, юлдашыбыз, Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова: “Юкка чыгара күрмәгез, безнең музейга бирерсез”, – дип әйтеп куйды.

Рим дәдәй белән Таисия түти, заманында үзләренең балаларын Чаллыга ук алып барып чумылдырганнар. Дини бәйрәмнәрдә Рус Шуганыннан отец Никита килүен дә телгә алды алар.

Бүрәнәләре ныклы каен агачыннан  булган, ике тәрәзәсен бер иткәч,  тагын да иркенәеп, яктырып киткән өй тулы – гөлләр, чигүле мендәр һәм бистәрләр. “Эш ташлап, кино да карыйбыз. Тик утырмыйм, күз – телевизорда, кул башмагын да, урындык япмасын да бәйли”, – дип безнең белән сөйләшкәндә бер читкәрәк куйган кул эшенә таба ымлады Таисия түти.

Бар булганына шөкер итеп, элгәреләрдән үк килгән гадәтләрне саклап, йолаларны үтәп, йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр кебек үк, тормышны яратып яши бу гади авыл керәшеннәре.

Фотоларда: Таисия түти һәм Рим дәдәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев