«Һәр яз өчен - рәхмәт!» концерты
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Җәкәү йортында «Һәр яз өчен – рәхмәт!»(«За каждую весну – спасибо!») дигән концерт булды.
Талантлы җырчы карендәшләребез, бертуган Надежда һәм Александр Игнатьевларның «Һәр яз өчен – рәхмәт!» дип исемләнгән концерт Җиңү бәйрәменә багышланды. Кичәне Надежданың ире, җырчы Марсель Гайфиев алып барды, ә фортепианода Анна Фунтикова уйнады. Концертта сугыш чоры, Бөек Җиңүгә багышланган җырлар, шулай ук, халык яраткан җырлар яңгырады.
Нет комментариев