Геннадий Макарованың «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан.
Сүрәкәләр чиктем миннәр исәплә(йә)п,
Дүрт(е) почмакларын пичәтләп;
Сез дей туганнарга без җырларбыз, дип,
Җыруларны җөрдек исәпләп.
Урманнарга керсәң, син сызгырып кер,
Селкенмәгән җапрак калмасын;
Урамнарда җөрсәң, син өздереп җөр,
Сокланмаган кеше калмасын.
Ирнә буйларына сарайлар салдым,
Өрлекәйе - имән бүрәнә;
Безләр уйнаганга, безләр көлгәнгә
Җирнең күк(е)рәге тирбәнә.

Нет комментариев